ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2015 ел
сишәмбе

 3М Россия Генераль директоры: “Россия безнең өчен приоритетлы базар булып тора”

3М Халыкара корпорациясе Татарстанда яңа җитештерү комплексын ача.

Проектны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы алып бара, завод МИЗ “Алабуга”да эшләчәк.


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Ил үсеше региональ стратегияләргә дә нигезләнергә тиеш: 20 июньдә Петербург икътисади форумы кысаларында үткән “Региональ үсеш стратегиясе: конкуренциягә сәләтлелеккә таяну” панель сессиясенең төп нәтиҗәсе булып тора. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. 


19
июнь, 2015 ел
җомга

Петербург икътисади форумының пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин яңа икътисадны формалаштыру һәм инвестицияләр турында чыгыш ясады. 
Россия икътисадта зур кризистан сакланып калды һәм яңа шартларга җайлашты, тышкы чикләмәләргә ил ачык булу дәрәҗәсен арттыру белән җавап бирә – бу Президентның лейтмотивы. 

19 июнь Петербург икътисади форумы кысаларында Татарстан өчен яхшы яңалыклар көне булды: Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат хәле буенча милли рейтингында республиканың беренче урынын алуы иртән билгеле булды.


Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның «ПрайсвотерхаусКуперс» (PricewaterhouseCoopers - PwC) компанияләр группасы идарә итүче партнеры Деннис Нелли белән очрашуда катнашты. Очрашу Петербург икътисади форумы кысаларында үтте.


Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы буенча милли рейтингында беренче урынны алды.

Моның турында Петербург икътисади форум кысаларында үтүче “Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтинг нәтиҗәләре презентациясе” Панель сессиясе барышында беленде. 

19 июньдә Петербург икътисади форумы чаралары кысаларында Россия Дәүләт Думасы спикеры, РИРА (рус. АИРР) Күзәтү советы рәисе Сергей Нарышкин рәис булган Россиянең   Инновацион регионнар Ассоциациясе җыелышы үтте.


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан Республикасының делегациясенең эшлекле программасы Петербург халыкара икътисади форум-2015 эшенең беренче көне Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте белән очрашуы белән тәмамланды. Очрашуда Татарстан делегациясе әгъзасы, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Валиуллин катнашты.

Петербург халыкара икътисади форум-2015 кысаларында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанның  премьер-министр урынбасары, оборона министры, тәхеткә утырырга тиешле принцның урынбасары Мөхәммәд бен Сальман Аль Согуд белән очрашты. Әлеге Якын Көнчыгыш иленең иерархиясе буенча Мөхәммәд бен Сальман Аль Согуд әфәнде илдә өченче кеше булып тора. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. 

«Сен-Гобен» (Saint-Gobain) компаниясе генераль директоры һәм директорлар советы рәисе Пьер-Андре де Шаландар Татарстанга килергә планлаштыра. Моның турында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның ПХИФ-2015 кысаларында «Сен-Гобен» (Франция) компаниясенең Россиядәге вәкиллегенең генераль директоры  Гонзагом Арну де Пире белән очрашуда билгеле булды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International