ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөтенкытай милли вәкилләр җыелышы (КМР парламенты) Даими комитеты рәисе Чжан Дэцзян белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. 


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов МИЗ “Алабуга” территориясендә асып куела торган түшәм плиталары  җитештерүче “Армстронг” корпорациясенең заводын ачты. Бу корпорациянең дөньяда 32 нче заводы булып тора: бүген бөтендөнья танылган брендның инде 8 илдә җитештерүе бар, 132 дистрибьютор үзәге Россиядә бар. 


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендә Колумбия-Россия сәүдә палатасы президенты Оскар Лопес Боланьос белән очрашу үтте. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиковның Чехия Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиба белән очрашуда катнашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәт Йортында үтте. 

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиковның Колумбия-Россия сәүдә палатасы президенты Оскар Лопес Боланьос белән очрашуда катнашты. Очрашу Татарстанның Хөкүмәт Йортында үтте. 

 On June 5, 2015 in the Office of the President of the Republic of Tatarstan was held the first meeting of the Board of the Autonomous Nonprofit Organization "Kazan Open Talent University 2.0", which was attended by the Agency Chief Executive First Deputy Insaf Galiev.


5
июнь, 2015 ел
җомга

5 июньдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында “Финанслар капиталы, инвестицияләр” проектлы мәйдан кысаларында Стратегия 2030 тормышка ашыру буенча чаралар планы буенча фикер алышу үтте.

Билгеле булганча, Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе турында Татарстан Республикасының канун проекты инде Татарстан Республикасының Дәүләт Советында каралды, ул фикер алышуны үтте һәм региональ парламентның профиль комитетларында яхшы дип табылды. Канун 10 июньдә үтәчәк сайланган орган утырышында кабул ителәчәк дип көтелә.


4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков рәислеге астында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты утырышы үтте. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Икътисад, идарә итү һәм хокук институты “студентлары” – Кырым Республикасыннан хезмәткәрләр алдында Татарстан Республикасының инвестицияләрне җәлеп итү турында лекция белән чыгыш ясады.
Искә төшерик, Кырымлылар группасы (50 дәүләт хакимияте органнары һәм урынлы идарә итү вәкилләре, эшмәкәрләр һәм җәмгыяви эшлеклеләр) Казан вузында югары белем алалар. “Дәүләт һәм муниципаль идарә итү” юнәлеше буенча махсус белем программасы Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырыла.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш  агентлыгы Татарстанда җитештерүләрне ачу өчен керү ноктасы булып тора һәм Татарстанның бөтен диярлек муниципаль районнары белән эшли.

Моның турында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы шәһәре һәм Кама арты регионы эшмәкәрләре белән “Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү” Татарстан Республикасында бизнес һәм хакимият аралашу системасын оештыру буенча проектын тормышка ашыру кысаларында әйтте. Чара Яр Чаллы ИТ-паркында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International