ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2014 ел
сишәмбе

World Trade Centre (WTC) FreeZone буенча экскурсиядә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм WTC Тиҗәрәт директоры Марио Туччи технопарклар, инновацион мәйданнар һәм икътисади зоналар аша еракта торып чит илләргә чыгаручы хезмәтләрне тормышка ашыруда интеллектуаль технологияләр буенча уртаклаштылар.

Рөстәм Миңнеханов сөйләшү барышында нефтьне эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы, вертолет һәм көймә төзү, машина һәм авиа сәнәгате кебек гадәти икътисад өлкәләреннән башка Татарстан Республикасына IT-технологияләр, телевизион аралашу, робототехника кебек яңа юнәлешләрне эшләп чыгарырга кирәк дип ассызыклады. Әлеге сегментлар Татарстан һәм Уругвай партнерларына бердәм үзара табышлы проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк дип Татарстан Республикасының Президенты билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов башлыгында регион вәкилләре өчен презентацияне «Zonamerica» вице-президенты Исидоро Одара һәм технопаркның үсеш буенча җитәкчесе Леонардо Бонилла ясадылар.

Рөстәм Миңнеханов «Zonamerica» җитәкчелегенә Татарстан Республикасының махсус икътисади зоналарны булдыру буенча проектлар – МИЗ «Алабуга», «Иннополис», «СМАРТ Сити Казан» турында сөйләде.

Уругвайга визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Oversil» машина компаниясе директоры Герман Солер белән эш очрашуын уздырды.

Яклар компаниянең Татарстан белән машина продукциясен алга таба мавыктыру һәм җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек потенциалы турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ААҖ «КАМАЗ», ААҖ «Соллерс» һәм ААҖ «ПО ЕлАЗ» машина төзү заводлары, шулай ук, машина компонентлары, ягулык-майлау материаллары җитештерү буенча үсүче эшханәләр Татарстанда көчле сәнәгый кластер формалаштыра.

Сөт сәнәгате өлкәсендә эшли торган алда баручы Латин Америка компанияләре вәкилләре белән Рөстәм Миңнеханов Уругвайда очрашты.

«Indulacsa» компаниясеннән Марго Наварро бикә Уругвай икътисадының төп өлкәләрнең берсе авыл хуҗалыгы һәм аның эшкәртүгә юнәлгән сәнәгать булып тора дип билгеләде. Заманча технологияләр, продукция сыйфатының югары стандартларын куллану Уругвайның дөньяда авыл хуҗалыгы һәм сәнәгате комплексын конкурентлыгын үстерә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уругвай вице-президенты һәм Генераль Ассамблеясы (парламент) рәисе Данило Астори белән очрашты.

Данило Асторины сәламләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Уругвай турында күбрәк белү, аның җәмгыяви-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни үсеше, икътисади хезмәттәшлек белән танышу, эшлекле даирәләре белән контактларны урнаштыру мөмкинлеге өчен шат дип ассызыклады. Регион башлыгы ике регион арасында үзара кызыксыну бердәм проектларны тормышка ашыруга ярдәм итәчәк дип ышаныч белдерде.

Уругвайга визит кысаларында регион башлыгы «Россиянең Көньяк Америкадан ерак урнашуы, безнең компанияләрнең яңа базарларга керүдә сак булуы яңа контактларны урнаштыруда, шулар арасында Татарстан һәм Уругвай эшлекле даирәләре вәкилләре арасында комачауларга тиеш түгел» дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы машина төзелеше, заманча технологияләр һәм инновацион үсеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм логистика, спорт, туризм һәм башка өлкәләрдә Көньяк Америка партнерлары белән хезмәттәшлек үстерергә ниятләнә.

Рөстәм Миңнеханов Уругвайга визиты кысаларында Беринг-Беллинсгаузен институтының (IBBA) Ассамблеясы һәм «Глобализация һәм яңа тәэсир итү үзәкләре» I Конференциясе ачышында катнашты.

«Хәзерге дөнья һәр көннән илләр арасында аермаларны тагын да тигезләтә, һәм без хезмәттәшлек,яңа контактларны урнаштыру өчен яңа мөмкинлекләр ачабыз, шулар арасында Уругвай эшлекле даирәләре белән», - дип Татарстан Республикасы Президенты үз чыгышында белдерде.

Уругвайның Монтевидео шәһәренә Татарстан Респбликасының Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 июльдә килде.

“Карраско” Халыкара аэропортында регион башлыгын Уругвайда Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Лабецкий каршы алды. Республика делегациясенең Уругвайга визиты 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Эшлекле программаның төп чарасы Беринга-Беллинсгаузен институтының ассамблеясы (IBBA) һәм “Глобализация һәм тәэсир итүнең яңа үзәкләре” I Конференциясендә катнашу булачак.


14
июль, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 13 июлендә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Бразилиядә бер көнлек визит белән булды. Ул 2014 елның футбол буенча чемпионаты ябылуында Рио-де-Жанейро шәһәрендә булды.

Искә төшерик, Рио-де-Жанейро шәһәренә Россиянең Президенты Владимир Путин Ул 2014 елның футбол буенча чемпионаты ябылуында катнашу өчен килде. Аның барышында Россия 2018 елда чемпионатны үткәрү эстафетасын алды.

Чара «Маракана» футбол стадионында үтте, шунда, шулай ук, Германия һәм Аргентина арасында финалдагы матч үтте. Германи 1:0 исәбе белән җиңде.

Россия Хөкүмәте «Эш җитештерүчәнлеген арттыру һәм югары җитештерүчән эш урыннарын булдыру һәм модернизацияләү буенча чаралар планы» (2014 елның 9 июле, боерык № 1250-р) раслады.

План үз эченә 7 төп юнәлешләрен ала: җитештерүне яңарту һәм модернизацияләү өчен инвестицияләрне стимульләштерү; технологик яңартуны стимульләштерү; иске эш урыннарын алмаштыруын стимульләштерү; эшчеләрнең профессиональ үсеше өчен шартларны булдыру; хезмәт байлыкларының мобильлеген үстерү буенча чараларны тормышка ашыру; дәүләт катнашуы белән компанияләрдә эш җитештерүчәнлеген арттыру буенча чаралар; индивидуаль һәм кече бизнес эшмәкәрлеге өлкәсендә эшләр санын арттыру өчен шартларны булдыру буенча чаралар.

Планда югары белемле эшчеләрне әзерләү практик-юнәлгән моделендә эшханәләрнең катнашуын дәлиллләнүенә юнәлгән Россиянең салымнар кануннарына үзгәртүләрне кертү, шулай ук WorldSkills Russia региональ һәм милли профессиональ осталык чемпионатларын үткәрү карала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International