ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

28 декабрьдә ТР инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы Җәмгыяви советының йомгаклау утырышы узды. Совет әгъзаларыннан башка дискуссиядә ТР Дәүләт советы Аппараты, ТР Сәүдә-сәнәгый палатасы, Казан федераль университеты, ТР кече һәм урта бизнес оешмалары ассоциациясе, ТР Оешмалар һәм эшмәкәрләр ассоциациясе җитәкчеләре катнаштылар.

Бүген, 28 декабрьдә, ТР Министрлар Кабинетында ТР премьер-министры урынбасары Василь Шайхразиев рәислеге астында ТР фармацевтик сәнәгате мәсьәләсе буенча Совет утырышы узды. Анда, мәсәлән, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге, “Татхимфармпрепараты” ААҖ Генераль директоры катнаштылар.


25
декабрь, 2015 ел
җомга

25 декабрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Сәүдә-сәнәгый палатасы әгъзалары белән очрашу узды. Катнашучылар арасында ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды.

ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларында ТР Вәкиллекләре белән киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәне видеоконференция режимында ТР Президент Аппараты җитәкчесе Асгат Сафаров уздырды.

Бүген, 25 декабрьдә Экспорт Корпорациясе директорлар советы рәисе, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР муниципаль оешмалар советының X җыелышында катнашты.


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

24 декабрьдә “Ел җитәкчесе – 2015” республика премиясенең лауреатларына бүләк бирү тантаналы церемониясе узды. Чара традиция буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының дәүләт хакимият органнары, федераль органнары, министрлыклар һәм идарәләр вәкилләре катнашуы белән уза. Хөрмәтле кунаклар арасында – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

24 декабрьдә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев Түбән Новгородта узган “Россия регионнары: үсешнең яңа нокталары” Петербург халыкара икътисади форумының күчмә сессисендә катнашты.

Гадәткә кергән чара ТР Дәүләт Советы, республика чиновниклары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнашуы белән узды. Төп максаты: Татарстанның федераль максатлы һәм дәүләт программаларында ничек эффектив катнашуы, республиканың нәрсәгә акча тотуын “сайлавын” анализлау.

 

24 декабрьдә Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясендә уртак җыелыш үтте, анда республиканың фәнни берләшмәсе вәкилләренә, хезмәткәрләренә һәм кунакларга 2015 ел буенча оешма эше нәтиҗәләре турында еллык отчет тәкъдим ителде. Чарада ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Марат Бухараев, министрлыклар һәм идарәлекләр җитәкчеләре катнашты.

Бүген, 24 декабрьдә, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында ТР Инвестицион Советы президиумы узды. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International