ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

23 декабрьдә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Sikder Group» компанияләр группасы директоры Салман Эмери әфәнде белән очрашты.

Бизнесменга Татарстан Республикасының презентациясен күрсәттеләр. Кунакны шулай ук күптән түгел генә башлап җибәрелгән invest.tatar.ru инвестицион порталы белән таныштырдылар. “Татарстанга эре чит ил инвесторлары килә. Бу безнең республиканың инвестицион проектлар өчен сөйкемле булуның раслаучы факт булып тора. Хәзерге моментка безнең Азия партнерлары Татарстан икътисадына керү юлларын карыйлар гына. Әмма алар медицина һәм сәламәтлек саклау, шулай ук авиацион сәнәгать кебек эшчәнлек төрләре үсешендә кызыксыналар”, - дип Талия Миңнуллина сөйләде.

23 декабрьдә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 2015 елда соңгы ундүртенче ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты.

Татарстан Республикасында мәгариф үсеше программаларын тормышка ашыру барышы турында докладлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бирү мәсьәләләре каралды, Сайлау комиссиясе үзәге 2015 елгы сайлау кампаниясенә киткән чыгымнар турында белдерде, шулай ук депутатлар Дәүләт Советыннан ТР Җәмгыяви палатасы әгъзаларын раслау турында мәсьәлә карадылар.


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Һәр елны 14,5 меңнән артык Татарстанда яшәүчеләргә беренче тапкыр онкология линиясе буенча диагноз куялар, күбесендә иң беренче стадияләрдә. Дәвалау өчен нур ысуллары кирәк. Россия Федерациясендә җиһазлар модернизациясе дәрәҗәсе югары булмау сер түгел. Аеруча бу сәламәтлек саклау өлкәсенә карый.

“Экспорт корпорациясе линиясе буенча радиотерапевтик ярдәм күрсәтү буенча дөнья лидеры булган “ЭРЕСА” Испания компанияләр группасы белән сөйләшүләр алып барылды. Беренче этапларда сүз хезмәт экспортны турында барды, әмма Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы эшкә керешкәч, аралашу потенциалы киңрәк булуы табылды. 6 ай хезмәттәшлек нәтиҗәсендә дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә бердәм оешма булдыру турында килешү барлыкка килде. Испания компаниясе ягыннан инвестицияләр күләме 5,6 млн. евро тәшкил итәчәк. Шундый дәрәҗәдәге яңа җиһаз куллану Татарстанда яшәүчеләр өчен генә түгел, әмма бөтен Идел буе Федераль Округы өчен эшләчәк. Без иң беренче стадияләрдә начар сыйфатлы чирләрне дәвалый алачакбыз һәм факт буенча онкология белән чирле кешеләрнең яшәү дәвамын арттырачакбыз”, - дип белдерде Талия Миңнуллина.


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

2012 елда РФ Стратегик инициативалар агентлыгының стандартын булдыру өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында ТР Инвестицион советы барлыкка килде. Совет составына 52 кеше керде. Оешманың барлыкка килү моментыннан дүрт утырыш узды – совет һәр ел җыелды.

Бу вакытта инвесторларда күп сораулар җыелды. Аларны күбесенең ТР Инвестицион үсеш агентлыгы чишә, башкалары исә Татарстан җитәкчелегенең каравын таләп итә. Нәкъ шул мәсьәләләрне карау өчен Инвестицион совет эшен активлаштыру кирәклеге ачылды. Ә башкарма органы мобиль булсын өчен Совет президиумы булдырылды, аның составына 12 кеше керә һәм Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән һәр ай җыелачак.

Татарстан Рспубликасының Хөкүмәте чакыруы буенча Казанга Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф киләчәк.

Ул төрле илләрнең икътисадын өйрәнү өлкәсендә иң алда баручы галимнәрнең берсе, еш кына дөньяда иң тәэсир итүче икътисадчылар рейтингына керә. Аның дөнья финанс кризислары тарихы буенча тикшеренүләре киң танылган.


19
декабрь, 2015 ел
шимбә

17-19 декабрьдә Татарстанда икенче тапкыр актив тормыш позициясе булган Татарстан, Россия, чит илләрдән талантлы яшьләрне берләштерүче “Талантларны ачу” махсуслаштырылган форум узды. Бу елда форум 4 меңнән артык катнашучы, эксперт, югары дәрәҗәле кунаклар һәм “Талантны ачу” республика премиясен алырга теләүчеләрне җыйды.

18 декабрьдә “Штаб” Креатив индустрияләр резиденциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән пленар утырыш узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, “Талантлар Университеты” Күзәтүче советы әгъзасы Талия Миңнуллина, республиканың танылган сәяси эшлеклеләре, галимнәр, югары белем институтлары ректорлары һәм башкалар актив катнашты.


18
декабрь, 2015 ел
җомга

18 декабрьдә ТР Хөкүмәт Йортында 2015 елның нәтиҗәләре буенча сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләрен алуга XI республика конкурсы дипломантлары һәм лауреатларына бүләкләү тантаналы церемониясе узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков тапшырды.

Тантаналы чарада  Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың министрлыклар һәм идарәлекләр җитәкчеләре, администрацияләр башлыклары һәм алда баручы оешмалар директорлары булды.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 17 декабрендә Россия Федерациясендәге Корея Республикасының Илчелегендә Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясе узды. Корея бизнесменнарның дүртенче һәркварталлы утырышы кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина утырышта катнашучыларга – Корея компанияләренең җитәкчеләренә (кайберләре Россиядә аккредитация алган) Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясен тәкъдим итте.

Чара кысаларында 30 дан артык Корея эшмәкәре инвесторларның Татарстанда эш шартлары белән таныштылар, Татарстанның инвестицион порталы Корея телендә презентацияләнде. Шуннан соң сорау-җавап дискуссиясе һәм ИҮА җитәкчесенең кайбер аерым компанияләр белән берничә очрашуы узды.


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

15 декабрьдә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар Советы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында Президент Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш барышында республиканың нефть, газ һәм химия комплексы өчен берничә тәкъдимнәр каралды.

15 декабрьдә ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади советы әгъзалары Татарстан оешмаларының финанс тотрыклылыгы мәсьәләләре буенча сөйләштеләр. Утырыш Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелеге астында үтте.

Чара ТР Хөкүмәт Йортында республиканың бөтен муниципаль оешмаларның видеоконференция элемтә режимы белән узды.  Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Ильдар Халиков, ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың министрлыклар һәм идарәләр, оешмалар һәм күзәтү органнары башлыклары катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International