ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

20 октябрьдә ТР Министрлар Кабинетында (утырышлар залы, 3 кат) ТР Президенты җитәкләгән Татарстан делегациясенең бу елның октябрендә Япония, Кытай һәм Төркиягә эшлекле визитыларының нәтиҗәләренә багышланган брифинг үтәчәк. 10-00 дә башлана.
Журналистлар сорауларына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасы икътисадка инвестицияләрне җәлеп итү һәм тышкы икътисади хезмәттәшлекне үстерү буенча актив эшчәнлек алып бара.
Япониягә эшлекле программа кысаларында Татарстан делегациясе әгъзалары Киотода үткән “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” (Science and Technology in Society) Еллык халыкара форумы, Икътисадны модернизацияләү мәсьәләләре буенча Россия-Кытай консультатив советында катнаштылар, “Смарт сити Фуджисава” “акыллы шәһәрен” карадылар.
Харбин халыкара сәүдә-икътисади ярминкәсендә (Россия-Кытай ЭКСПО 2015) (КХР) “Россия регионнары көне”ндә Россия, Кытай һәм Азия-Тын океан регионы эшлекле даирәләре өчен Татарстан Республикасының инвестицион һәм сәүдә-икътисади потенциалы презентациясе үтте, Агросәнәгать комплексы үсеше буенча Татарстан-Кытай фондын (Татарстан-Кытай агросәнәгать инвестицион фонды) булдыру турында килешүгә кул куелды.  ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Jinggong International Group Co. LTD (Кытай) компаниясе Башкарма директоры Лю Хуаньлин әфәнде документ астына имзаларын куйдылар. Гунда корпорациясе җитәкчелеге белән очрашу узды. Шулай ук   Сычуань провинциясенең эшлекле даирәләре белән очрашулар үтте.
Төркия Республикасына визит барышында Коджаэли провинциясенең эшлекле даирәләренә Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы презентациясе үтте, “Match4Industry Business Matching Event” халыкара конференциясе кысаларында очрашулар узды.
Татарстан вәкилләре Гебзе муниципалитетында GOSB Оештырылган сәнәгый зонасының эше белән таныштылар.
Татарстан Республикасының Тюлячи муниципаль районы һәм Коджаэли провинциясенең Гебзе  муниципалитеты арасында ахирәтлек турында килешү, шулай ук Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгый палатасы һәм Коджаэли Сәнәгый палатасы арасында килешүгә кул куелды.
Татарстан территориясендә берничә инвестицион проектны тормышка ашыру мәсьәләсе каралды.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында Татарстан Республикасының Инвестицион советы - Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләрне җәлеп итү мәсьәләләре буенча киңәшмә коллегиаль органы утырышы үтте.

Чараны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы әзерләде, аның җитәкчесе Талия Миңнуллина төп доклад белән чыгыш ясады.



17
октябрь, 2015 ел
шимбә

 Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында ТР ИҮАга кадрлар резервын сайлау буенча конкурслы комиссиянең чираттагы утырышы узды.
ТР ИҮА – “бер тәрәзә” принцибы буенча инвестицион проектларны алып бару һәм инвестицияләрне җәлеп итүче дәүләт органы булып тора, бу республикага капиталны һәрвакыт җәлеп итү өлкәсендә инструментларны һәрвакыт яхшыртуны күз алдында тота.
“Инвестицияләр өчен конкурентлык елдан ел үсә. Шуңа күрә без креатив, профессиональ һәм максатка омтылышлы кешеләрдән торган кадрлар резервында кызыксынабыз”, - дип Агентлык җитәкчесе  һәм комиссия башлыгы Талия Миңнуллина аңлатма бирә.
Әлбәттә сорауларның күбесе профессиональ аспектка карадылар: «Инвестпроектка җир ничек бүлеп бирелә?”, “Проектны алып баруның нинди стадияләрен беләсез?”, “Дәүләт хезмәткәренең хокуклары һәм вазифалары нинди?”, “Инвесторлар белән эш итүнең иң яхшы дөнья тәҗрибәләренә мисал бирегез”... Бу конкурсантлар җавап бирәчәк сорауларның бары тик бер өлеше булып тора.
Әмма кадрлар комиссиясенең утырышы төрлеяклы булды: монда “жюри”ның инвестицион процесс үзенчәлекләре турында таләпчән сораулар, дәүләт хезмәте, үз һәм тормышның мотивациясе, хыяллар, тормышта приоитетлар турында һәм башка сораулар булды.
 
“Минем хыял – Президентның ярдәмчесе булырга”, - дип үз презентациясендә бер кандидат сөйләде. Әмма комиссия әгъзалары белән сөйләшүләрдән ставка БМО Генераль секретаренең ассистент дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде.
Берсе Монголиягә, икенчесе Ирландиягә барып кайтырга тели.
Бер конкурсантка ничә 627х8 булуын исәпләргә тәкъдим иттеләр. Җавап төгәл булмады, әмма дөрес җавапка якын булды.
Катнашучылар чыгыш ясаучының исеме белән кызыксындылар. “Бер мәгънәсе – принц”, - дип Малик тыйнак җавап бирде.
Чараның кайбер катнашучылары үзләренең җитешсезлекләреннән сүз башладылар. Һәм бу җитешсезлекләр яхшы сыйфатларның дәвамы булу версиясен исәпкә алсак аңлаешлы.
Әмма профессиональ сөйләшү презентацияләр, жюриның таләпчән сорауларыннан гына түгел, диалогтан да тәшкил итте.
Комиссия әгъзаларына үз эшендә мотивацияләү сорауларына да җавап бирергә туры килде.
Профессиональ үсеш мөмкинлеге”, - дип комиссия башлыгы ассызыклады. Түбәндәге җаваплар да булды: “Минем эшнең мөһимлеген сизәм”, “Яшь чакта сайлаган белгечлек буенча эшлим һәм моңа шат” һәм башкалар.
Билгеле булганча, Татарстан күбесе өчен тартым үзәге булып тора (ә 2030 елга республика сөйкемлелекнең яңа дәрәҗәсенә чыгырга тиеш). Бу Россия Федерациясенең башка субъектларыннан килүчеләр белән күренә.
Инвесторлар белән эш итүдә Татарстанның Ульяновск өлкәсеннән нәрсәне өйрәнергә соравына җавап биргәндә регион вәкиле шулай билгеләде: “Сорауны киресенчә куерга кирәк”.
Татар мәкале бар: “Хәрәкәттә бәрәкәт!”.
Бу ирешкән урында калырга кирәк түгел дип аңлата. Яхшырырга һәм яңа дәрәҗәләргә барырга кирәк. Татарстан, әлбәттә, шулай да эшли.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов


16
октябрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 21 октябрендә 12:00 дә “Алабуга” Махсус икътисади зонасында компаниясенең заводын ачу һәм нефть һәм газ өлкәсе өчен коррозиягә чыдам сыек капламаларны җитештерү буенча аның беренче җитештерү линиясен башлап җибәрү  тантаналы церемониясе үтәчәк


15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

15 октябрьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Төркия эшлекле даирәләре белән эшлекле иртәнге аш кысаларында Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте. Искә төшерик, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан Республикасының делегациясе Төркия Республикасының Коджаэли провинциясенә эш визиты белән килде.

Татарстан Республикасының инвесторлар клубы (ТР ИҮА карамагындагы киңәшмә органы) утырышы нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының Президенты йомышы буенча Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан таможнясы белән бергә инвесторлар вәкилләре белән таможняда рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлне үткәрә.

“15 сентябрьдә Инвесторлар клубы утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов белән туры диалог кысаларында җитештерүчеләргә ярдәм итү, экспорт мөмкинлекләре, Татарстанда локализацияләү өчен яңа җиһазны кертү белән бәйләнгән тематика еш кына каралды.

Шуңа күрә профильле белгечләр катнашуы белән түгәрәк өстәл таможняда игълан итү һәм сертификацияләү, таможня процедураларының башка төп аспектлары мәсьәләләренә багышланачак”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.

Чара 2015 елның 19 октябрендә 15:00 “ИТ парк” матбугат үзәге залында үтәчәк (Петербург урамы, 52, 1 кат).

 

Инвесторлар һәм эшмәкәрләр берләшмәсе вәкилләре өчен өстәмә мәгълүмат:

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы

tida@tatar.ru (Таможня түгәрәк өстәл билгесе белән)

тел.: 570-40-01 (өст. 1097)

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Ила (провинциясе) Коджаэли губернаторы Хасан Басри Гюзельоглу белән очрашуда катнашты.
Чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, ТР Сәүдә-сәнәгый палатасы идарәсенең рәисе Шамиль Агеев һәм башкалар катнаштылар. Делегация Төркия Республикасына икекөнлек эшлекле визит белән килде.
Президент махсус кунакчыллык һәм җылы кабул итү өчен рәхмәтләде һәм Россия һәм Төркиянең актив һәм күпъеллык хезмәттәшлекне билгеләде.
“Без регионара хезмәттәшлек үсешенә зур игътибар итәбез. Безнең республикалар арасында яхшы эшлекле аралашулар – моңа бик яхшы мисал”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда бүген уңыш белән «Колуман», «Плентмак», «Кастамону Энтегре», «Джошкуноз» һәм башка Төркия компанияләр эшли дип Президент искә төшерде.
“Коджаэли провинциясе белән дә күп бердәм проектлар тормышка ашырылачак дип ышанам”, - дип әйтте.
Коджаэли провинциясенең губернаторы  Хасан Басри Гюзельоглу шулай ук регионара аралашуларны ныгыту һәм киңәйтүдә ышаныч белдерде. Губернатор билгеләгәнчә, Коджаэли провинциясе бүген – Төркиянең иң тиз үсүче сәнәгый регионнарның берсе. Провинциянең 70% ТЭП сәнәгый җитештерүе тәшкил итә. Провинциядә якынча 300 сәнәгый оешма эшли һәм аларның 18 Төркиянең иң зур 100 оешмалар исемлегенә керә, аеруча химия, металлургия, машина төзелеше сәнәгате өлкәсендә. Монда иң зур “Тюпраш” нефть эшкәртү комплексы, “Форд Отосан” машина җитештерүе, «Хёнде», «Хонда», «Гудиер» һәм «Пирелли» компанияләре, «Хаят Кимья» заводы урнаштырылган. Провинциядә 13 сәнәгый зона, 3 технопарк һәм 2 азатлы сәүдә зоналары бар.
Талия Миңнуллина шулай ук Төркия эшлекле даирәләре белән эшлекле иртәнге аш кысаларында Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте.
Әлеге чара барышында Татарстан Республикасының Тюлячи муниципаль районы һәм Коджаэли провинциясенең Гебзе  муниципалитеты арасында ахирәтлек турында килешү, шулай ук Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгый палатасы һәм Коджаэли Сәнәгый палатасы арасында килешүгә кул куелды.

 

PwC (PricewaterhouseCoopers - PwC) Халыкара корпорациясе һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР Икътисад министрлыгы белән бергә) “инвестор гиды” өстендә эшен уңыш белән тәмамладылар.


14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының делегациясе составында Гебзе шәһәре мэры Аднан Кёшкер әфәнде белән очрашты.
Гебзе шәһәре һәм районы Төркия Республикасының сәнәгый үзәкләрнең берсе булып тора, Ил Коджаэли (провинциясе) керә – Төркиянең икътисади үсеш алган һәм иң тиз үсүче регионнарның берсе. Анда тәмәке, целлюлоза-кагәзь, химия, тукыма, азык сәнәгате, цемент җитештерүе бар.
Очрашу барышында сәүдә-икътисади, инвестицион һәм мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
Мэрны каршы алганнан соң Татарстан Республикасының делегациясе Гебзе Оештырылган сәнәгый зонасын (GOSB) карады, анда ул Төркия оешмаларының җитештерү процессы белән танышты, шулай ук индустриаль районының презентациясе үтте.
“Гебзе – чын сәнәгый хабы, төрле индустрияләрнең үзәге, әлбәттә, аларның тәҗрибәсе безнең инвестицион потенциалын үстерү өчен файдалы”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе ассызыклады.
Агентлык башлыгы шулай ук 2015 елның 15-16 октябрьдә Коджаэли (Төркия) шәһәрендә үтәчәк “Match4Industry Business Matching Event” бизнес-очрашуларда катнашачак.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте

Бүген Стамбулда (Төркия) Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина WAIPA Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу нәтиҗәсендә ТР ИҮА җитәкчесе һәм WAIPA

топ-менеджерлары елга бердәм эш планын формалаштылар.

ТР инвестицион үсеш агентлыгы WAIPA ның актив катнашучысы буларак 2016 елда Татарстанда берничә чара үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Әлеге чаралар Татарстанның дөньяда танылуын һәм сөйкемлелеген яңа дәрәҗәгә күтәрер дип ышанам”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Монда ТР ИҮА җитәкчесе Бөтендөнья ассоциациясе 130 илдән артык 170 әгъзаны (инвестицион агентлык) берләштерә, алар арасында 35 мөселман иле бар дип ассызыклады.

Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (World Association of Investment Promotion Agencies – WAIPA) 1995 елда Женева шәһәрендә хезмәттәшлекне үстерү һәм контактларны ныгыту, инвестицион агентлыклар арасында туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өлкәсендә тәҗрибә һәм мәгълүмат белән алмашу өчен барлыкка килгән хөкүмәткә кермәгән оешма.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International