Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы коллективы 2013 елның 17 ноябрендә Казанда авиа һәлакәттә вафат булган кешеләрнең туганнары белән кайгысын уртаклаша.
Бүген, 2013 елның 18 ноябре, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча кайгы көне дип игълан ителде. Бу көнне Татарстан Республикасының бөтен территориясе буенча дәүләт байраклары төшерелде, күңел ачу теле һәм радио тапшырулары, мәдәни чаралар үткәрелмәде.
Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков катнашуы белән “Чистай” индустриаль паркы территориясендә тантаналы церемония үтте.
Җитештерү цехы ачышында, шулай ук, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нурутдинов, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Чистай районы башлыгы Ильдус Ахметзянов һәм “Дельрус” компаниясе президенты Юлай Магадеев катнаштылар.
Завод төзелешенең тормышка ашыруы 2013 елдан 2016 елга кадәр алты этапта үтергә планлаштырыла. Планлаштырылган инвестицияләр күләме - 700 млн. сум. Булачак эш урыннар саны – 150, заводның мәйданы – 540 кв. м.
Татарстан Дәүләт Думасы депутаты республика белән хезмәттәшлектә кызыксынган Trigon Group чит ил компаниясе белән видеоконференциядә катнашты.
Видеоконференция режимында үткән киңәшмә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында үтте. Анда ТР ИҮА Җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА Инвестицион проектларын тикшерү бүлеге алдагы киңәшчесе Рөстәм Мингазов, Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе Проектларны алып бару бүлеге рәисе Айназ Файзрахманова һәм “Светсервис” Директоры Ринат Азизов катнаштылар.
Бүген МИЗ “Алабуга”да 3М компаниясенең заводы төзелешенә беренче таш кую тантаналы церемониясе үтте.
Церемониядә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Икътисад үсеше министрының урынбасары Олег Савельев, “ЗМ Россия” Генераль директоры Тим Кениг, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, МИЗ “Алабуга” һәм аның крмпанияләр-резидентлары катнаштылар.
“2014 елдан 2018 елга кадәр “ЗМ Россия” һәр елны 11%ка үзенең сатуларын арттырырга планлаштыра”, - дип Тим Кениг билгеләде.
Татарстанда үзенең заводын төзү нияте турында 3М халыкара компаниясе инде берничә ел элек белдерде. Актив сөйләшүләр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм компаниянең генераль директоры Резы Вазири белән очрашуыннан башланды. Компаниянең планнарын тормышка ашыру Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм МИЗ “Алабуга” дирекциясе ярдәмендә үтте.
3М халыкара корпорациясе Россия бүлегенең Генераль директоры Тим Кениг бүген Казанда “Технологиядән башлап җибәрүгә кадәр - 2 сәгать” бизнес-көнендә чыгыш ясады.
Бизнес-көн Татарстан Республикасы сәнагәть секторының югары менеджмент һәм югары технологияле компанияләрнең баш белгечләренә, шулай ук, инвестицияләрне җәлеп итүдә кызыксынган инновацион start-up компанияләре өчен оештырыла.
Пленар утырышының спикерлары “Химград” Технополисы рәисе Айрат Гиззатуллин, “3М Россия” Генераль директоры Тим Кениг һәм Татарстан Республикасының Нанотехнологияләр үзәге Генераль директоры Дмитрий Пашин булып тордылар.
VII «Машина сәнагәте. Автокомпонентлар – 2013» Халыкара махсус күргәзмә-форумында машина сәнагәте белән бәйләнгән компанияләр очрашты. Күргәзмәдә машина агрегатлары, аларның өлешләре, җитештерү материаллары, машина көпшәләре, майлар, косметика һәм инструментлар тәкъдим ителде.
Күргәзмәне оештыруда федераль һәм региональ министрлыклар һәм идарәчелекләр, хөкүмәт, инвестицион компанияләр, үсеш институтлары һәм экспертлар катнаштылар.
Бүген “Эрнст энд Янг” Мәскәү офисында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Үсеш Корпорациясе һәм EY компаниясе арасында “СМАРТ Сити Казан” проектын тормышка ашыру буенча үзара аңлашу меморандумына кул куйдылар.
Документка ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов, EY компаниясенең партнеры, Telecom, Media and High-tech (TMT) башлыгы Михаил Романов һәм ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов кул куйдылар.
Документ буенча яклар “СМАРТ Сити Казан” Халыкара технополисы проектын тормышка ашыру кысаларында хезмәттәшлек итәчәкләр. EY компаниясе һәм ТР Үсеш Корпорациясе “СМАРТ Сити Казан” проектында яшәү һәм эш өчен уңай шартларны булдыру өстендә хезмәттәшлек итәчәкләр.
“БДБ илләренең яшел МЕГА-проектлар” беренче сессиясендә “СМАРТ Сити Казан” Халыкара инвестицион технополисы презентацияләнде.
Бүген “Мосэнка Плаза” Мәскәү бизнес-үзәгендә IV еллык конференциясе һәм Экологик төзелеш буенча киңәшмәсе (RuGBC) җыелышы үтә.
Чарада Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм “СМАРТ Сити Казан” проектының операторы - Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры катнаша. Экологик төзелеш буенча киңәшмәсеннән сертификатны ТР Үсеш Корпорациясе Россия һәм ИХО илләре арасында халыкара икътисади саммиты кысаларында үткән “СМАРТ Сити Казан” проектына таш кую церемониясендә алды.
Диплом “ДорТрансЭкспо” махсус күргәзмәсе кысаларында бүләкләнде. Күргәзмә “Казан ярминкәсе” территориясендә үтте.
Күргәзмәне оештыручы Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге булып торды.
Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе “Кама” Сәүдә йорты исеменнән күргәзмәдә катнашты. Күргәзмә үзе юл һәм транспорт инфраструктурасы, шулар арасында проектлау, төзелеш, юл комплекслары, транспорт ташулар, хезмәт һәм логистикага багышланды.
Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгына визит белән Бурят Республикасы делегациясе килде. Делегация белән очрашуда ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин һәм Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе генераль директоры Беренче урынбасары Айдар Абдрахманов катнаштылар.
Билгелик, Бурят Республикасы делегациясе Татарстанга өч көнлек визит белән килде. Делегациянең визиты 2013 елның 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Казанга килгәч, кунаклар халыкара аэропортның 1А терминалын карадылар һәм интермодаль ташулар оештыру буенча тимер юлы белән таныштылар.