Бизнес-көн Татарстан Республикасы сәнагәть секторының югары менеджмент һәм югары технологияле компанияләрнең баш белгечләренә, шулай ук, инвестицияләрне җәлеп итүдә кызыксынган инновацион start-up компанияләренә оештырыла.
“Химград” технополисы оештырган чара 12 ноябрь көнне аның мәйданында үтәчәк. Көн барышында 3М халыкара корпорациясе югары технологияле җитештерү мөмкинлекләрен киңәйтү өчен инновацион технологияләр буенча презентация ясачак.
Пленар утырышының спикерлары “Химград” Технополисы рәисе Айрат Гиззатуллин, “3М Россия” Генераль директоры Тим Кениг һәм Татарстан Республикасының Нанотехнологияләр үзәге Генераль директоры Дмитрий Пашин булып торачаклар.
Делегация башлыгында - Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов.
Делегация составына Татарстан Сәнагәть һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кабиров һәм ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд керә. Визит 5 нче ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Визит барышында Татарстан Республикасының делегациясе Нью-Йорк, Мемфис һәм Вашингтон шәһәрләрендә булачак.
Визит кысаларында Россиянең Берләшкән милләтләр оешмасы вәкиллегендә, Берләшкән милләтләр оешмасы департаментында, Россиянең сәүдә вәкиллегендә, Мемфис шәһәренең Сәнагәть һәм сәүдә пулатында очрашулар үтәчәк.
Бүген Польша эшмәкәрләре, Польшада урнашкан ҖЧҖ “Татарстан” Сәүдә йорты һәм Казандагы “Лодзь” бизнес-үзәге вәкилләре белән очрашу узды.
Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе генераль директоры урынбасары Айдар Абдрахманов һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов катнаштылар.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе эшчәнлеге, “СМАРТ Сити Казан” Халыкара инвестицион технополисы, Татарстанның инвестицион мөмкинлекләре һәм сәнагәтъ парклары буенча мәгълүмат тәкъдим ителде.
Башлыгында Тышкы сәүдә һәм хезмәттәшлек үсеше министры Лилиан Плумен һәм Сәламәтлек саклау һәм спорт министры Эдит Схипперс торган Голландия Короллеге делегациясе Казанга визит белән килде.
Бүген Татарстан Республикасы башкаласында медицина өлкәсендә Голландия эшмәкәрләренең Россия компанияләре белән икеяклы очрашулар сериясе башланды. Очрашуларның максаты – эш контактларын һәм киләчәк партнерларын булдыру.
Голландия компанияләренең сәүдә-икътисади миссиясе Казанда һәм Мәскәүдә 5 нче ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр үтәчәк. Визитларның максаты - Голландия Короллеге һәм Россия Федерациясе арасындагы мөмкин булган хезмәттәшлекне карау.
Беренче вице-президент Патрик Алльман башлыгында Франциянең Прованс – Альп таулары – Зәңгәр яр регионы делегациясенә Татарстанның инвестицион мөмкинлекләр һәм яңа инвестицион мәйдан – “СМАРТ Сити Казан” презентацияләнде.
Презентация Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында визит кысаларында үтте. Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд, Прованс – Альп таулары – Зәңгәр яр регионының Беренче вице-президенты Патрик Алльман, “Пегас” Полюсының Халыкара мөнәсәбәтләр буенча директоры Жан-Франсуа Буассон, Татарстан Республикасының Франциядә вәкаләтле вәкиле Искандэр Юсупов һәм башкалар катнаштылар.
Htoo компаниясе (Мьянма) җитәкчелеге делегациясенең Татарстанга визиты 31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Бүген иртән Htoo компаниясе рәисе Тей За Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Искә төшерик, Татарстан башлыгы бу елда Мьянма иленә эш визиты белән килде. Визит кысаларында ике республика арасында хезмәттәшлек юнәлешләре каралды. Анда Мьянма һәм ТР Сәүдә һәм Сәнагәть пулатлары арасында Үзара аралашу меморандумына кул куелды.
Бүгенге очрашуда Тей За “визит кысаларында Мьянма делегациясе Татарстанның сәүдә-икътисади, сәнагәть һәм инвестицион потенциалы белән танышырга һәм машина төзелеше, нефтехимия, мәгълүмат технологияләр һәм башка өлкәләрдә эшли торган Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән хезмәттәшлек юнәлешләрен карачаклар” дип билгеләде.
Джордж Мейсон Университетының (Виргиния, АКШ) Бизнес һәм фән арасында аралашу департаменты башлыгы Кит Сегерсон Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашуда аның Россиягә ике атналык эш визиты турында белдерде.
ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигматулин һәм ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд белән очрашуына Кит Сегерсон үзенең ярдәмчесе Светлана Филатро белән килде.
29 октябрьдә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында «ALL IMPEX GmbH» компаниясенең проектын тормышка ашыру кысаларында киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигматулин, «ALL IMPEX GmbH» Генераль директоры Вольфганг Дюрфельд, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы,ТР Сәнагәть һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнаштылар.
«ALL IMPEX GmbH» компаниясенең проекты «Vareco Vent» ягулык парлары ташламаларын туктату буенча технологиясен машина станцияләрендә кертү булып тора. Проект Казанның бер станциясендә инде тормышка ашырылды.
“СМАРТ Сити Казан” технополисы мәйданына сәфәр делегациянең Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе вәкилләре белән очрашу дәвамы булып торды.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында International Enterprise Singapore компаниясе вәкилләре ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигматулин һәм ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд белән очраштылар.
International Enterprise Singapore Генераль директоры урынбасары Чуа Таик Хим Татарстан белән хезмәттәшлек турында сөйләшкәндә, компаниянең республикага визит кысаларында яңа аралашу өлкәләрен табу нияте турында белдерде.
23-27 октябрьдә үткән «Бишкек-2013» Халыкара универсаль ярминкә-күргәзмәсендә Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе “Кама” Сәүдә йорты исеменнән чыгыш ясады.
Күргәзмә кысаларында Кыргыз Республикасы башкаласында машина төзелеше, техника, фурнитура, телеаралашу, мәгълүмати технологияләр, җиңел сәнагәть, азык-төлек , энергетика һәм төрле товарлар тәкъдим ителде.
“Кама” Сәүдә йорты стендында Кыргыз Республикасы эшкуарлары белән актив сөйләшүләр үтте. Стендны Кыргыз Республикасының Сәүдә-сәнагәть пулаты Вице-президенты Рима Апасова, Кыргыз Республикасында Россия Федерациясенең Сәүдә вәкиллеге Баш белгече Людмила Романченко һәм башкалар карадылар.