Татарстан Республикасы исеменнән форумда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Икътисад министрлыгы эшкуарларга ярдәм итү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин, ТР Инвестиция һәи венчур фонды директор урынбасары Руслан Габидуллин, “Химград” технополисы, М-7 сәнәгать парклары һәм Кама Аланнары, “Мастер” Кама сәнәгать паркы һәм республиканың башка районнары вәкилләре катнаштылар.
Хәзерге моментка республикада 2 технополис, 3 технопарк, 3 сәнәгать паркы, 3 авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать паркы, 1 халәл сәнәгать паркы бар. Формалаштыру баскычында тагын 2 сәнәгать һәм 2 индустриаль парк тора.
Форумным төп миссиясе – киләчәк инвесторлар, партнерлар һәм сәнәгать төзелеше өлкәсендәге белгечләр арасындагы диалог өчен мәйдан. Гадәттәгечә, форумда инженер инфраструктурасы, Россия һәм чил ил инвесторлары ихтыяҗлары, сәнәгать активлары белән идарә итү сораулары турында уртаклашырлар.
Очрашу барышында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Италия компаниясе “СМАРТ Сити Казан” проекты белән кызыксынуын белдерде. Алар бизнес алып бару принципларын тәкъдим иттеләр һәм Республикада эшли башлау өчен проектны эзләгәннәре турында белдерделәр.
ҖЧҖ “РЕНКО.РУ” (Россиядә эш итү максатында барлыкка килгән компания) генераль директоры Давид Гогуадзе билгеләгәнчә, Италия компаниясе вәкилләре делегациясе Казанга эш визиты белән “СМАРТ Сити Казан” проекты кысаларында эш итү мөмкинлекләрен карау максатында килделәр.
ҖЧҖ "Транссервис ЛТД" ҖЧҖ "Ростэк-Логистика" белән бергә "Транссервис ЛТД" тимер юл логистик терминалы эше кысаларында станциянең эшен башлады.
Контейнерлы станция тулы көн режимында йөкләрне алу, эшкәртү, саклау һәм логистика хезмәтен тәкъдим итә.
Искә төшерик, "Транссервис ЛТД" эшханәсе 1991 елда барлыкка килгән һәм проектлау, төзелеш,тимер юлларны капитал, урта һәм күтәрү ремонт аның төп эшчәнлеге булып тора. Компания Россия тимер юллары, Татэнерго, Татнефть, ТАНЕКО, Нижнекамскнефтехим, КАМАЗ һәм башка Татарстан эшханәләре белән эш итә.
Бүген Россия Сбербанкының “Татарстан Банкы” офисында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә “Татарстан Республикалары эшханәләре өчен Якын Көнчыгыш илләрендә ислам финансларын мавыктыру мөмкинлекләре” семинары үтте.
Семинарда ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Россия Сбербанкының Татарстан бүлеге рәисе урынбасары Мәрьям Дәвләтшина, “Инвест АД” компаниясенең Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка банклары белән проектлар җитәкчесе Максим Осинцев, БДБ һәм Россия белән хезмәттәшлекнең стратегик сораулары буенча “Инвест АД” генераль директорының киңәшчесе Михаил Давыдов һәм “Инвест АД” компаниясенең баш казначей господин Бисваджит Дасгупта катнаштылар.
Эш очрашуын Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә 23 июльдә Россия Сбербанкының Татарстан бүлеге үткәрәчәк.
Очрашуда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Россия Сбербанкының Татарстан бүлеге рәисе урынбасары Мәрьям Дәвләтшина, “Инвест АД” компаниясенең Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка банклары белән проектлар җитәкчесе Максим Осинцев катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ТР ИҮА җитәкчесе, ТР Экспорт корпорациясе һәм Казахстанда ТР вәкаләтле вәкиле Айрат Хасанов белән очрашу узды.
Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов, ТР Экспорт корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев һәм Экспорт корпорациясе генераль директоры урынбасары Айдар Абдрахманов катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстан Республикасына iPMS (investment Project Monitoring System) инвестицион проектларын караучы электрон системасын кертү буенча киңәшмә үтте.
Очрашуда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Үсеш Корпорациясе һәм XYBASE Малайзия компаниясе вәкилләре катнаштылар.
Очрашу барышында республика территориясендә шул системаны кертүенең мөһимлеген һәм Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы - СМАРТ Сити Казанны тормышка ашыру кысаларында iPMS актуальлеген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ассызыклады. “Алдагы көннәрдә Татарстанның инвестицион мәйданнарында: технопарклар, сәнагәть һәм махсус икътисади зоналарында iPMS кертү буенча эш башланырга тиеш”, - дип Линар Якупов билгеләде.
“Россиядә сәнагәть проектлары - 2013” IV нче Халыкара инвестицион форумында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашачак. Форум буенча уртаклашу кысаларында Татартсан Республикасының сәнагәть парклары һәм мәйданнары күрсәтеләчәк.
Форум Мәскәүдә 2013 елның 25 июлендә Россия Сбербанкы ярдәмендә үтәчәк. Чара кысаларында Сбербанк җитәкчеләре сәнагәть паркларын һәм аларның резидентлары проектларын акча белән тәэмин итү планнары, шулай ук, “Яңа индустриализацияләү” программасын тормышка ашыру кысаларында банкның хезмәтләре турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ААҖ “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” Директорлар Советы беренче утырышы үтте.
Очрашуда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР ИҮА Җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР Экспорт корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев, ТР Экспорт корпорациясе генераль директоры урынбасары Айдар Абдрахманов, ТР сәнагәть һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фаттахов һәм ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фарит Мусин катнаштылар.
Очрашу барышында ТР Экспорт корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев,Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләрен мавыктыру эшчәнлеге юнәлешен билгеләп, ТР Экспорт корпорациясе прзентациясен күрсәтте.