ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген “IT-парк” алдагы технологияләр өлкәсендәге технопаркында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре «Swarco» AG компаниясе белән очрашты.

Очрашуда ТР ИҮА Җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов һәм «Swarco» компаниясенең Башкарма Советы әгъзасы Александр Сваровски катнаштылар.

Искә төшерик, «Swarco» AG һәм “Хәрәкәт белән идарә итүче автоматизацияләнгән система” муниципаль оешмасы арасындагы ният Протоколын тормышка ашыру кысаларында Казанда интелектуаль транспорт системасы проекты эшли башлады. Протокол үзе 2011 нче елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдында булдырылды. 


8
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Бөтендөнья икътисади форумы (БИФ) стратегик алдан әйтү группасы башлыгының урынбасары белән очрашу узды.

Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА Җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру бүлеге рәисе Вайет Форд, ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигъматуллин, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов һәм ТР Экспорт Корпорациясенең  генераль директоры Айрат Назмеев катнаштылар.

Линар Якупов 13 нче Россия – Корея фән, техника һәм икътисади хезмәттәшлек буенча бердәм комиссия утырышында катнаша.

Бүген 13 нче Хөкүмәт арасындагы комиссия утырышы Корея Республикасында – Сеулда ачылды. Россия делегациясенең башлыгында Бердәм комиссиясенең Россия бүлеге рәисе, Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгыш үсеше министры – РФ Президентының Ерак Көнчыгыш Федераль округының вәкаләтле вәкиле Виктор Ишаев булды. Корея Республикасы делегациясенең башлыгында Бердәм комиссиясенең Корея бүлеге рәисе, вице-премьер, Корея Республикасының финанслар һәм планлаштыру министры Хен  О Сок булды.

Россия – Корея фән, техника һәм икътисади хезмәттәшлек буенча бердәм комиссия 1991 елдан эшли һәм хөкүмәт дәрәҗәсендә Россия һәм Корея арасында үзара булышу үсеше белән тәэмин итүче мөһим механизм булып тора. 13 нче Хөкүмәт арасындагы комиссия утырышы Сеулда 8, 9 июльдә үтәчәк.


5
июль, 2013 ел
җомга

Бүген Euronews Сатулар директоры Жильберто Грибадо Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов белән очрашты.

Очрашуда, шулай ук, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру бүлеге рәисе Вайет Форд, Мәскәүдәге Russia & CIS Euronews вәкиле Дмитрий Обрядов һәм “Идел – пресс” Генераль директоры Ришат Хасанов катнаштылар.

Жильберто Грибадо Универсиада-2013 үткәргәнгә күрә Казанга килгәнен һәм Татарстан Республикасының Euronews телеканалы белән 2006 елдан башлап хезмәттәшлек иткәнен белдерде. Ул, шулай ук, Euronews телеканалының Татарстан республикасы турында һәм Казанның Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрү кандидаты рәвешендә булган видеоролигын трансляцияләгәнен ассызыклады.

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Петербургта үткән икътисад форумында Thomson Reuters Trading Russia интернет-порталына интервью биргәндә Универсиаданың Республика инвестицион климатына йогынтысы турында  сөйләде.

Сезнең игътибарыгызга шул интервьюның кайбер өземтәләрен тәкъдим итәбез.

Thomson Reuters Trading Russia: Линар Габдельнурович, Россиядә күп чаралар үтә, алардан, мәсәлән, Универсиада 2013, Сочи – 2014, 2018 нче елда үтәчәк Бөтендөнья футбол чемпионаты. Хәзер Универсиаданы уткәрүендә сорау бармы?

Линар Якупов: “Җәйге Универсиада Россиядә 40 ел дәвамында үтмәде һәм XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 Россиядә, Казанда үткәрү - студентлар спорты үсеше өчен зур адым һәм Олимпиада хәрәкәте өчен көчле нигез булып тора...”

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов, ТР Үсеш Корпорациясе Генераль директоры Булат Гаянов һәм Schneider Electric Франция компаниясе вәкилләре арасында очрашу узды.

Очрашуда Schneider Electric белән Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан» ны тормышка ашыруда катнашу буенча партнерлык мөнәсәбәтләре турында уртаклаштылар.

Мәсәлән, ул «СМАРТ Сити Казан» биналары, инженер ятьмәләрен башкару һәм бердәм мониторинг системалары концепциясен булдыру буенча, «СМАРТ Грид» электр белән тәэмин итү концепциясе алдынгы технологияле хезмәтен бирүендә әзерлеген белдерде. Schneider Electric компаниясе, шулай ук, акыллы биналар кысаларында инвестицион мәйдан корылышларына таләпләр каталогын һәм «СМАРТ Сити Казан» бердәм башкару системасына аларны кертү буенча эшләргә әзер.

ААҖ “Татарстан Республикасы Экспорт Корпорациясе” юридик шәхесен теркәү буенча таныклык 2013 елның 1 нче июлендә бирелде.

ТР Экспорт Корпорациясе Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгыннан башлап җибәрелде һәм Татарстан Республикасы экспортерларына Россия Федерациясендә, чит илләрдә аларның продукциясен мавыктыру буенча, Республиканың имиджын  ныгыту  сорауларын карый.

Искә төшерик, Татарстан Республикасының башлыгы  ДУО “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының халыкара хезмәттәшлек агентлыгы”н приватизацияләү һәм аны ААҖ “Татарстан Республикасы Экспорт Корпорациясе”нә әйләндерү буенча карар иттеләр. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән бергә ААҖ “Татарстан Республикасы Экспорт Корпорациясе”н тормышка ашыру буенча эшләде.

Хәзерге көнгә Татарстан Республикасы Экспорт Корпорациясе, Россия Федерациясе хөкүмәте белән расланган “Экспортка һәм чит илләргә керүенә булышу” юл картасын тормышка ашыруда эшли.

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстан Республикасының АКШ сәүдә вәкиле Равиль Нигъмедзянов һәм ТР ИҮА Линар Якупов арасында очрашу узды.

Очрашуда, шулай ук, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов һәм ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру бүлеге рәисе Вайет Форд катнаштылар.

Равиль Нигъмедзяновка Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы «СМАРТ Сити Казан» һәм аның төп кластерларын презетацияләделәр.

“Мин  «СМАРТ Сити Казан» проекты турында ишеттем, инвестицион мәйданының үсешен читтән күзәтеп тордым һәм анда АКШ компанияләренең катнашуы мөмкинлеген карадым”, - дип Равиль Нигъмедзянов уртаклашты.


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ЯАҖ «Россия экспорт һәм импорт банкы» вәкилләре белән очрашу узды.

Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР ИҮА җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА инвестицион проектларын тикшерү һәм эшкәртү бүлеге рәисе Гүзәл Муллаярова, ТР Экспорт Корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев һәм ЯАҖ «РОСЭКСИМБАНК» халыкара финанс оешмалары белән хезмәттәшлек итү һәм инвестицион проектлары департаменты рәисе Юлия Лещевская катнаштылар.

Очрашу барышында ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин РОСЭКСИМБАНК вәкилләренә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының инвестицияләрне җәлеп итү, инвестицион проектларын алып бару һәм тормышка ашыру, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендә эш алып баруы турында сөйләде. Роберт Галиуллин, шулай ук, ТР Үсеш Корпорациясен һәм ТР Экспорт Корпорациясен булдыру турында да әйтте.


2
июль, 2013 ел
сишәмбе

“СМАРТ Сити Казан” Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы эко-макетын уйлап табу буенча конкурсында катнашучылар җыелышы  иртәгә “Идея” технопаркында 19 сәгатьтә үтәчәк.

Искә төшерик, оештыручылар Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм ТР Үсеш Корпорациясе булган конкурс 2013 елның 15 июнендә башланды. Конкурста теләгән һәм архитектура белән кызыксынган кешеләр катнаша. Макетның иң төп таләпләреннән берсе – эшкәртелгән материалларны куллану, мәсәлән, картон тартмалары, газетлар, журналлар, пластик, агач.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International