Кул кую Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Линар Якупов һәм Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты (КДАТУ) ректоры Рашит Низамов арасындагы очрашу кысаларында булды.
Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында ИҮА җитәкчелеге, ТР Үсеш Корпорациясенең КДАТУ вәкилләре белән очрашу узды. Сөйләшүнең темасы «СМАРТ Сити Казан» Татарстан Республикасы яңа инвестицион мәйданы проектын тормышка ашыру булып торды.
Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты белән килешүгә куй куйдылар. Документ астында ТР Үсеш Корпорациясе рәисе Булат Гаянов һәм КДАТУ ректоры Рашит Низамов имзалар куйдылар.
Очрашуда, шулай ук, ТР Үсеш Корпорациясе Генераль директоры Булат Гаянов, ТР ИҮА Инвестицион проектларын алып бару һәм аларга булышу бүлеге рәисе Артур Нигъматуллин, ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру бүлеге рәисе Вайет Форд, Россиядә China Telecom компаниясе башлыгы Лян Лян катнаштылар. Джейсон Партнерс Консалтинг компаниясе ягыннан Проектлар җитәкчесе Юрий Ишмаев, Башкарма директоры Сергей Шавкунов, генераль директор вазифаларын үти торган Евгений Плигин һәм Россия вәкиллегенең Тиҗәрәт директоры Александр Цыганов катнаштылар.
China Telecom һәм Джейсон Партнерс Консалтинг компанияләре вәкилләре өчен Татарсан Республикасының инвестицион потенциалы турында презентация күрсәттеләр. Аңа өстәп, Республиканың яхшы урын алуы һәм аның территориясенә башка регионнарның якын булуы турында әйткән.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Равиль Ахметшин Cemtx (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) һәм Goetzpartners (Германия) компанияләре Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеге перспективалары турында уртаклаштылар.
Очрашу барышында Cemtx компаниясе вәкилләре Россия территориясендә үзенең компаниясен ачу максатында беренче тапкыр килгәне турында белдерделәр. Cemtx уникаль кристаллы төзелеш булган, кыска вакыт эчендә чыдамлыкка җиткән, патентланган, суга чыдам цемент чыгара. Компания вәкилләре Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе һәм Мәскәүдә урнашкан Татарстан вәкиллеге белән очрашырга бик шат булганын һәм республика белән хезмәттәшлегендә кызыксынуын белдерде.
GoetzPartners Германия компаниясе Татарстан Республикасына стратегик һәм финанс инвесторларны чакыру эшендә кызыксына.
Россиянең Татарстан Республикасы Вәкаләтле вәкиллегендә “Машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерү” инвестицион семинары үтте. Мәскәүдә очрашуны оештыручылар Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россиядәге Татарстан Республикасы Вәкаләтле вәкиллеге булып торалар.
“Машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерү” семинары ТР Инвестицион үсеш агентлыгының Татарстан Республикасында булган приоритетлы үсеш юнәлешләре буенча тышкы чаралар сериясеннән беренче булып тора. Искә төшерик, Татарстанда сигез приоритетлы үсеш юнәлешләре билгеле: химия һәм нефтехимия сәнагәте; машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерү; мәгълүмат технологияләре һәм телекоммуникация; төзелеш, төзелеш материалларын һәм җиһаз җитештерү; медицина һәм фармацевтика; авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү; хәләл-индустрия; хезмәт күрсәтү һәм туризм.
“Машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерү” семинарында Россиядәге Чехия, Испания, Швейцария, Германия, Малайзия чит илләр илчелеге вәкилләре, шулай ук Башкортостан вәкиллеге һәм Россиядәге Франция сәүдә комиссиясе катнаштылар. Катнашучылар арасында, шулай ук, машина өлкәсендә эшли торган Россия һәм дөнья компанияләре: KAMAZ, Mercedes-Benz, Lifan Industrial Group, Metalsa, Kiekert AG, Tenneco Automotive Volga, TRW Automotive Aftermarket, Chery булдылар.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллеге белән бергә Татарстан Республикасы үсешенең приоритетлы тармаклары буенча чыгу конференцияләре сериясен башлый.
Искә төшерик, Татарстан Республикасында сигез приоритетлы үсеш тармаклары билгеле: химия һәм нефтехимия сәнәгате; машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү; информацион технологияләр һәм телекоммуникация; төзелеш; төзелеш материалларын һәм җиһаз җитештерү; медицина һәм фармацевтика; авыл хуҗалыгын эшкәртү; хәләл-индустрия; хезмәт күрсәтү һәм туризм.
“Машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү” беренче инвестицион конференциясе Мәскәүдә урнашкан Татарстан вәкиллегендә 27 июньдә үтәчәк. Конференциядә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) җитәкчесе, ТР ИҮА инвестицияләрне үстерү тармагы бүлегенең җитәкчесе Вайет Форд, ТР ИҮА инвестицион проектларны алып бару бүлегенең башлыгы Артур Нигъматуллин, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Равиль Ахметшин катнашачаклар. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының Инвестицияләр һәм венчурлар фонды, чит илләрдә урнашкан кайбер Россия илчелекләре, автомобиль тармагы белән бәйләнгән Россия һәм чит ил компанияләре вәкилләре катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында ТРның ИҮА башлыгы, ТРның Экспорт Корпорациясе һәм MATRADE (Malaysia External Trade Development Corporation – Малайзия тышкы сәүдә үсеше корпорациясе) белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Җитәкченең урынбасары Инсаф Галиев, ТР Экспорт Корпорациясенең баш специалисты Максим Винокуров, MATRADE сәүдә киңәшчесе Хайрул Низам Муниер һәм аның ярдәмчесе Хафиз Шарифф катнаштылар.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов MATRADE вәкилләренә 2013 елның гыйнварендә булган ТРның президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында торган Татарстан делегациясенең Малайзиягә визиты турында әйткән һәм шул визитта җиткән килешүләр турында искә төшергән. Шулардан, мәсәлән, Малайзия халыкара сәүдә һәм сәнәгать министры Дато Сери Мустапа бин Мөхәммәд Татарстан Республикасына министрлык делегациясенең визитын оештыруда һәм алдагы эштә кызыксынуын белдергән.
Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Проектларны финанслар белән тәэмин итүче федераль үзәк һәм Агентлык арасында хезмәттәшлек һәм үзара аралашу килешуенә кул куйдылар.
Документ буенча ТР ИҮА һәм Проектларны финанслар белән тәэмин итүче федераль үзәк инвестицион проектларын финанслар белән тәэмин итүгә әзерләүдә аралашачаклар. Проектларны тормышка ашыру Татарстан Республикасы территориясендә төрле юнәлешләр буенча дәүләт-шәхси партнерлык шартларында планлаштырыла.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге һәм Проектларны финанслар белән тәэмин итүче федераль үзәк вәкилләре арасындагы очрашу вакытында авыл хуҗалыгы хезмәте үзәкләрен булдыру буенча проектлар, «СМАРТ Сити Казан» инфраструктурасын үстерү, инвестицион мәйдан территориясендә урнашкан торак объектларын тормышка ашыру белән бәйләнгән сорауларны карадылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясе Санкт-Петербургта үткән халыкара икътисади форумына Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы юнәлешендә барган эш визиты йомгакларын бүген журналистларга ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта Линар Якупов китерде.
Брифингта, шулай ук, икътисади сораулар буенча ТР Президентының ярдәмчесе Айрат Хайруллин, ТР Премьер-министры урынбасары, Мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов катнаштылар.
ТР Президентының ярдәмчесе Айрат Хайруллин сүзләре буенча, форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов ААҖ «ИНТЕР РАО ЕЭС», Runa Capital, MasterCard, Google, ABB, IBM компанияләренең баш менеджерлары белән очрашты һәм алар белән эш сөйләшүләрен уздырды. ТР Президенты, шулай ук, Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясе (РИРА) җыелышында катнашты. Шунда ул РИРА Советы рәисе итеп яңадан сайланды.
Бизнес-форум Сингапур премьер-министрының урынбасары һәм финанслар министры Тарман Шанмугаратнам башлыгында Сингапур Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасына өч көнлек рәсми визиты кысаларында үткән.
Форумның президиумында Татарстан Республикасының премьер-министры Ильдар Халиков, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Муратов, ТР Премьер-министры Урынбасары – ТР Мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, ТР Премьер-министры Урынбасары, Сингапур Республикасының финанслар министры Тарман Шанмугаратнам, шулай ук Россия Федерациясендә Сингапур Республикасының Гадәттән тышкы эшләр илчесе Лим Кхенг Хуа һәм Сингапурның милли үсеш министрлыгы һәм сәнагәть һәм сәүдә министрлыгының баш министры Ли И Шьен катнаштылар.
Сингапур рәсми делегация составында Казанга, шулай ук, Сингапур халыкара сәүдә үсеше буенча Комитеты, Сингапур Бизнес Федерациясе, Сучжоу индустриаль паркы үсеше буенча Кытай-Сингапур группасы (China-Singapore Suzhou Industrial Park Development Group – CSSD), Singapore Exchange Limited (SGX – Сингапур фонд биржасы) вәкилләре килделәр. Алардан башка бизнес-форумда якынча 10 Сингапур компаниләре катнашты: Ascendas Private Limited, Educare International Consultancy Private Limited, IDA International Private Limited, JURONG International, Surbana International Consultants PTE LTD, Singapore Technologies Electronics, RSP Architects Planners & Engineers Private Limited. Сингапур компанияләре электроника, шәһәр төзү, архитектура, недвижимость, консультацияләр үткәрү, IT, төзелеш өлкәләренә керделәр.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Siemens Германия компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.
Очрашуда ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов, Үзәк Азиядә һәм Россиядә Siemens бизнес үсеше һәм стратегиясе буенча Департаменты Директоры Карстен Хасбах, Үзәк һәм көнчыгыш Европа илләрендә төп клиентлар белән эш итүче бүлеге Директоры Siemens AG Хариетт Корпонай, Идел буе федераль округы ҖЧҖ Siemens филиалы Директоры катнаштылар.
Карстен Хасбах сүзләре буенча, Siemens визиты Татарстан Республикасы һәм «СМАРТ Сити Казан» регионның яңа инвестицион мәйданы белән танышуына юнәлгән. Искә төшерик, 2012 елның сентябрь аенда ҖЧҖ Siemens һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы хезмәттәшлеккә юнәлгән килешүгә кул куйганнар. Килешүнең максаты - «СМАРТ Сити Казан» проектын тормышка ашыруда кулланыла торган мәгълүмат һәм технология белән үзара ярдәмчелек мөмкин булган формаларын билгеләү.