28 ноябрьдә республика башкаласында “Татарстан логистикасы 2013: Алда баручылардан эффектив чишелешләр” конференциясе үтәчәк.
Чара “Амакс Сафар Отель” кунакханәсендә үтәчәк. Конференция максаты – күпләп алучы компанияләр, сатучылар, йөк хуҗалары, логистика операторлары, җитештерүчеләр һәм техниканы китиреп торучылар арасында сөйләшүләр өчен бизнес-мәйданны булдыру.
Конференцияне “Логопарк.ру” компаниясе, Knight Frank халыкара консалтинг компаниясе һәм Ekbpromo коммуникацион группасы оештыра. Чара эшенең форматы – докладлар, презентацияләр, сөйләшүләр. 100-120 кеше чарада катнашачак дип көтелә. Алар арасында күпләп алучы, логистика компанияләр, сатучылар, брокерлар, иҗарәгә алучылар, йөк ташучылар һәм башкалар катнаша.
Мөселманнарның иң зур сәяси һәм икътисади саммитын Thomson Reuters халыкара компаниясе белән бергә Дубаиның Сәүдә һәм сәнәгать пулаты оештыра.
Бүген Берләшкән Гарәп Эмиратларының Мадинат Джумейра курорты территориясендә Бөтендөнья икътисади ислам саммиты (Global Islamic Economy Summit 2013) дәвам итә. Саммит БГЭ Премьер-министры шейх Мөхәммәд бин Рәшид Аль-Мактум ярдәмендә Дубаины дөнья ислам икътисады башкаласына әйләндерү стратегиясе буенча үтә.
Форумда 2 меңнән артык хөкүмәт, икътисади үсеш министрлыклары һәм үзәк банклары, сәнәгать, банк, финанс һәм башка бизнес өлкәләре, дәүләт һәм шәхси компанияләр вәкилләре, эре милли, региональ һәм миллиара компанияләр башлыклары катнашалар. Татарстан Республикасыннан саммитка Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов килде.
“Татарстан банкы” Россия Сбербанкының яңа бүлеге республика территориясендә төрле проектлары өстендә эшли торган чит ил компанияләренә хезмәт күрсәтүгә юнәлгән.
International Desk бүлеген ачу чарасында “Россия Сбербанкы” Идарә итү рәисе урынбасары Сергей Горьков, Россия Сбербанкының Идел-Вятка банкы рәисе урынбасары, “Татарстан банкы” бүлеге башлыгы Рушан Сахбиев, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин һәм кайбер Төркия компанияләре башлыклары катнаштылар.
Роберт Галиуллин сүзләре буенча, Татарстан республикасында 1,4 мең чит ил компанияләре эшли, алардан 568 100%лы чит ил капиталы белән.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Алабуга муниципаль районында инвестицион өлкәдә эшли торган дәүләт органнары эшчәнлеген карадылар.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов башлыгында Алабугага 22 ноябрь көнне килде. Эш визиты программасына район җитəкчелеге, муниципаль дәүләт органнары һәм бизнес вәкилләре белән очрашулар, Алабуганың инвестицион проектлар белән танышу һәм ИПД “Алабуга” (“Алабуга” сәнәгать мәйданы территориясендә инвестицион программалар буенча дирекция) территориясендә урнашкан җитештерү мәйданнарын карау керә. Министрлар Кабинеты карары буенча Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы ИПД “Алабуга”ның оештыручы функцияләрен башкара.
Бүген Цюрих (Швейцария) шәһәрендә Россиянең машина секторы үсешенә багышланган семинар үтте. Семинарда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Бу елның июнендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештырган “Машина төзелеше һәм машина компонентларын җитештерү” инвестицион семинары үтте. Семинарда катнашкан Швейцария компанияләре вәкилләре Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесен Швейцариядә Россиянең машина секторы үсешенә багышланган семинарда катнашырга чакырдылар.
Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Квебек провинциясе (Канада) вәкилләре белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд һәм Квебек Икътисади үсеш, инновацияләр һәм читкә чыгару министрлыгы вәкилләре катнаштылар.
Кунакларга Татарстанның инвестицион мөмкинлекләр һәм “СМАРТ Сити Казан” инвестицион мәйданы турында мәгълүмат тәгъдим ителде. Канада провинциясе делегациясе, шулай ук, сәнәгать мәйданнары һәм парклары буенча мәгълүмат белән таныштылар.
Делегация визитының максаты Татарстанның сәүдә-икътисади, сәнәгать һәм инвестицион потенциалы белән танышу булып тора, шулар арасында, кунаклар республиканың авиа һәм машина төзелеше өлкәләре белән кызыксындылар.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы коллективы 2013 елның 17 ноябрендә Казанда авиа һәлакәттә вафат булган кешеләрнең туганнары белән кайгысын уртаклаша.
Бүген, 2013 елның 18 ноябре, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча кайгы көне дип игълан ителде. Бу көнне Татарстан Республикасының бөтен территориясе буенча дәүләт байраклары төшерелде, күңел ачу теле һәм радио тапшырулары, мәдәни чаралар үткәрелмәде.
Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков катнашуы белән “Чистай” индустриаль паркы территориясендә тантаналы церемония үтте.
Җитештерү цехы ачышында, шулай ук, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нурутдинов, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Чистай районы башлыгы Ильдус Ахметзянов һәм “Дельрус” компаниясе президенты Юлай Магадеев катнаштылар.
Завод төзелешенең тормышка ашыруы 2013 елдан 2016 елга кадәр алты этапта үтергә планлаштырыла. Планлаштырылган инвестицияләр күләме - 700 млн. сум. Булачак эш урыннар саны – 150, заводның мәйданы – 540 кв. м.
Татарстан Дәүләт Думасы депутаты республика белән хезмәттәшлектә кызыксынган Trigon Group чит ил компаниясе белән видеоконференциядә катнашты.
Видеоконференция режимында үткән киңәшмә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында үтте. Анда ТР ИҮА Җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, ТР ИҮА Инвестицион проектларын тикшерү бүлеге алдагы киңәшчесе Рөстәм Мингазов, Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе Проектларны алып бару бүлеге рәисе Айназ Файзрахманова һәм “Светсервис” Директоры Ринат Азизов катнаштылар.
Бүген МИЗ “Алабуга”да 3М компаниясенең заводы төзелешенә беренче таш кую тантаналы церемониясе үтте.
Церемониядә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Икътисад үсеше министрының урынбасары Олег Савельев, “ЗМ Россия” Генераль директоры Тим Кениг, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, МИЗ “Алабуга” һәм аның крмпанияләр-резидентлары катнаштылар.
“2014 елдан 2018 елга кадәр “ЗМ Россия” һәр елны 11%ка үзенең сатуларын арттырырга планлаштыра”, - дип Тим Кениг билгеләде.
Татарстанда үзенең заводын төзү нияте турында 3М халыкара компаниясе инде берничә ел элек белдерде. Актив сөйләшүләр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм компаниянең генераль директоры Резы Вазири белән очрашуыннан башланды. Компаниянең планнарын тормышка ашыру Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм МИЗ “Алабуга” дирекциясе ярдәмендә үтте.