ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

3М халыкара корпорациясе Россия бүлегенең Генераль директоры Тим Кениг бүген Казанда “Технологиядән башлап җибәрүгә кадәр - 2 сәгать” бизнес-көнендә чыгыш ясады.

Бизнес-көн Татарстан Республикасы сәнагәть секторының югары менеджмент һәм югары технологияле компанияләрнең баш белгечләренә, шулай ук, инвестицияләрне җәлеп итүдә кызыксынган  инновацион start-up компанияләре өчен оештырыла.

Пленар утырышының спикерлары “Химград” Технополисы рәисе Айрат Гиззатуллин, “3М Россия” Генераль директоры Тим Кениг һәм Татарстан Республикасының Нанотехнологияләр үзәге Генераль директоры Дмитрий Пашин булып тордылар.

VII «Машина сәнагәте. Автокомпонентлар – 2013» Халыкара махсус күргәзмә-форумында машина сәнагәте белән бәйләнгән компанияләр очрашты. Күргәзмәдә машина агрегатлары, аларның өлешләре, җитештерү материаллары, машина көпшәләре, майлар, косметика һәм инструментлар тәкъдим ителде.

Күргәзмәне оештыруда федераль һәм региональ министрлыклар һәм идарәчелекләр, хөкүмәт, инвестицион компанияләр, үсеш институтлары һәм экспертлар катнаштылар.

Бүген Эрнст энд Янг” Мәскәү офисында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Үсеш Корпорациясе һәм EY компаниясе арасында “СМАРТ Сити Казан проектын тормышка ашыру буенча үзара аңлашу меморандумына кул куйдылар.

Документка ТР ИҮА җитәкчесе Линар Якупов, EY компаниясенең партнеры, Telecom, Media and High-tech (TMT) башлыгы Михаил Романов һәм ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов кул куйдылар.

Документ буенча яклар “СМАРТ Сити Казан” Халыкара технополисы проектын тормышка ашыру кысаларында хезмәттәшлек итәчәкләр. EY компаниясе һәм ТР Үсеш Корпорациясе “СМАРТ Сити Казан” проектында яшәү һәм эш өчен уңай шартларны булдыру өстендә хезмәттәшлек итәчәкләр.

“БДБ илләренең яшел МЕГА-проектлар” беренче сессиясендә “СМАРТ Сити Казан” Халыкара инвестицион технополисы презентацияләнде.

Бүген “Мосэнка Плаза” Мәскәү бизнес-үзәгендә IV еллык конференциясе һәм Экологик төзелеш буенча киңәшмәсе (RuGBC) җыелышы үтә.

Чарада Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм “СМАРТ Сити Казан” проектының операторы - Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры катнаша. Экологик төзелеш буенча киңәшмәсеннән сертификатны ТР Үсеш Корпорациясе Россия һәм ИХО илләре арасында халыкара икътисади саммиты кысаларында үткән “СМАРТ Сити Казан” проектына таш кую церемониясендә алды.

Диплом “ДорТрансЭкспо” махсус күргәзмәсе кысаларында бүләкләнде. Күргәзмә “Казан ярминкәсе” территориясендә үтте.

Күргәзмәне оештыручы Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге булып торды.

Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе “Кама” Сәүдә йорты исеменнән күргәзмәдә катнашты. Күргәзмә үзе юл һәм транспорт инфраструктурасы, шулар арасында проектлау, төзелеш, юл комплекслары, транспорт ташулар, хезмәт һәм логистикага багышланды.


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгына визит белән Бурят Республикасы делегациясе килде. Делегация белән очрашуда ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин һәм Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе генераль директоры Беренче урынбасары Айдар Абдрахманов катнаштылар.

Билгелик, Бурят Республикасы делегациясе Татарстанга өч көнлек визит белән килде. Делегациянең визиты 2013 елның 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Казанга килгәч, кунаклар халыкара аэропортның 1А терминалын карадылар һәм интермодаль ташулар оештыру буенча тимер юлы белән таныштылар.


7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бизнес-көн Татарстан Республикасы сәнагәть секторының югары менеджмент һәм югары технологияле компанияләрнең баш белгечләренә, шулай ук, инвестицияләрне җәлеп итүдә кызыксынган  инновацион start-up компанияләренә оештырыла.

“Химград” технополисы оештырган чара 12 ноябрь көнне аның мәйданында үтәчәк. Көн барышында 3М халыкара корпорациясе югары технологияле җитештерү мөмкинлекләрен киңәйтү өчен инновацион технологияләр буенча презентация ясачак.

Пленар утырышының спикерлары “Химград” Технополисы рәисе Айрат Гиззатуллин, “3М Россия” Генераль директоры Тим Кениг һәм Татарстан Республикасының Нанотехнологияләр үзәге Генераль директоры Дмитрий Пашин булып торачаклар.

Делегация башлыгында - Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов.

Делегация составына Татарстан Сәнагәть һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кабиров һәм ТР ИҮА Инвестицияләрне мавыктыру рәисе Вайет Форд керә. Визит 5 нче ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Визит барышында Татарстан Республикасының делегациясе Нью-Йорк, Мемфис һәм Вашингтон шәһәрләрендә булачак.

Визит кысаларында Россиянең Берләшкән милләтләр оешмасы вәкиллегендә,  Берләшкән милләтләр оешмасы департаментында, Россиянең сәүдә вәкиллегендә, Мемфис шәһәренең Сәнагәть һәм сәүдә пулатында очрашулар үтәчәк.


5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Польша эшмәкәрләре, Польшада урнашкан ҖЧҖ   “Татарстан” Сәүдә йорты һәм Казандагы “Лодзь” бизнес-үзәге вәкилләре белән очрашу узды.

Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесенең урынбасары Инсаф Галиев, Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе генераль директоры урынбасары Айдар Абдрахманов һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов катнаштылар.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының Экспорт корпорациясе һәм Татарстан Республикасының Үсеш Корпорациясе эшчәнлеге, “СМАРТ Сити Казан” Халыкара инвестицион технополисы, Татарстанның инвестицион мөмкинлекләре һәм сәнагәтъ парклары буенча мәгълүмат тәкъдим ителде.

Башлыгында Тышкы сәүдә һәм хезмәттәшлек үсеше министры Лилиан Плумен һәм Сәламәтлек саклау һәм спорт министры Эдит Схипперс торган Голландия Короллеге делегациясе Казанга визит белән килде.

Бүген Татарстан Республикасы башкаласында медицина өлкәсендә Голландия эшмәкәрләренең Россия компанияләре белән икеяклы очрашулар сериясе башланды. Очрашуларның максаты – эш контактларын һәм киләчәк партнерларын булдыру.

Голландия компанияләренең сәүдә-икътисади миссиясе Казанда һәм Мәскәүдә 5 нче ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр үтәчәк. Визитларның максаты - Голландия Короллеге һәм Россия Федерациясе арасындагы мөмкин булган хезмәттәшлекне карау.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International