ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның TGIC (Tatarstan Gulf Investment Company) компаниясе вәкилләре белән очрашуы Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында узды. Яклар TGIC компаниясенең «СМАРТ Сити Казан» проектын гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аерым алганда, TGIC компаниясе вәкилләре андый проектларның дөньяда халыкара бизнесны һәм инвестицияләрне җәлеп итү өчен, эшлекле активлыкның яңа төрләрен булдыру өчен перспективалы булуын, шулай ук инде үзен чит илдә уңай яктан күрсәткән, көчле икътисадый һәм эшлекле потенциаллы регион буларак Татарстан өчен проектның кирәкле булуын билгеләп үттеләр. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүген Дубайда Annual Investment Meeting (AIM) III еллык инвестиция форумы кысаларында «Циско» (Cisco) компаниясе вице-президенты Энди Макдоналд белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Премьер-минстры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Татарстан Республикасын үсеш корпорациясе» ААҖ генераль директоры Булат Гаянов та катнашты.

Очрашу кысаларында «СМАРТ Сити Казан» проекты өчен интеллектуаль Мастер-план булдыру мәсьәләсе буенча фикер алышынды.

Бүген Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында “СМАРТ Сити Казан” проектына рәсми старт бирелде.

Берләшкән Гарәп Әмирлеге Вице-президенты, Премьер-министры, Дубай әмирлеге әмире Шәиех Мөхаммәд Бин Рәшид Әл Мәктүм катнашты.

Исегезгә төшерәбез, “СМАРТ Сити Казан” проекты “акыллы шәһәр” принцибы буенча, урбанистика һәм инженерлык инфраструктурасы өлкәсендә халыкара тәҗрибәгә һәм соңгы еллардагы казанышларга нигезләнеп барлыкка китерелгән. Проект Татарстан Республикасы икътисады тармакларын стимуллаштыру һәм үстерү максатларында эшлекле, мәгариф, фәнни-техник активлыкны үстерү өчен гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай шәһәрендә (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында панель дискуссиясендә катнашты.

Киләчәк халыкара икътисадый ландшафт һәм аның турыдан-туры чит ил инвестицияләренә йогынтысы, чиктәш һәм алга бара торган базарлардагы икътисадый перспективалар турында дискуссиядә шулай ук БГӘ икътисад министры Солтан бин Сәййед Әль Мансури, Марокко транспорт министры Габделгазиз Рәббах, Халыкара сәүдә үзәге генераль директоры (ХСҮ) Патриция Франсиз, Африка икътисадый комиссиясе башкарма секретаре Карлос Лопес, New America Foundation өлкән партнеры Параг Ханна һәм башкалар да катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы делегацисенең Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Берләшкән Гарәп Әмирлегенә эш визиты башланды. Визитның төп максаты – AIM (Annual Investment Meeting) III Еллык инвестиция форумы эшендә катнашу.

Татарстан делегациясе составына шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов керә.


19
апрель, 2013 ел
җомга

Бүген «СМАРТ Сити Казан» мастер-планы Лаеш районы администрациясендә презентацияләнде. Очрашуда Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, аның инфраструктура үсеше сораулары буенча урынбасары Искәндәр Курамшин, Малайзия консорциумы һәм Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе вәкилләре катнашты.

«СМАРТ Сити Казан» проекты - Татарстан икътисады өлкәләрен үстерү һәм стимуллау максатында эшлекле, мәгариф, фәнни-тикшеренү активлыгы өчен яңа мохит булдыру.  Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән проектны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы алып бара, операторы итеп махсус булдырылган дәүләт оешмасы - «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе» ААҖ билгеләнгән.


17
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов «СМАРТ Сити Казан» проектының генераль мастер-планы өстендә эшли торган Малайзия консорциумы вәкилләре белән очрашты. Очрашуда «СМАРТ Сити Казан» проектының баш архитекторы Норлиза Хашим, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ОАО «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе» генераль директоры Булат Гаянов катнашты.

Искә төшерик, «СМАРТ Сити Казан» проекты - Татарстан икътисады өлкәләрен үстерү һәм стимуллау максатында эшлекле, мәгариф, фәнни-тикшеренү активлыгы өчен яңа мохит булдыру.  Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән проектны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы алып бара, операторы итеп махсус булдырылган дәүләт оешмасы - «ТР үсеш корпорациясе» ААҖ билгеләнгән.


12
апрель, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында җитәкче Линар Якупов катнашуында TGT Oil and Gas Services халыкара компаниясе һәм Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе арасындагы инвестицион нияткә кул куелды.

Әлеге килешү «СМАРТ Сити Казан» проекты кысаларында эшләнде.

«СМАРТ Сити Казан» территорияләрне комплекслы үстерү өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләргә нигезләнеп проектланды. Әлеге шәһәр Россия һәм халыкара бизнес компанияләре өчен уңайлы шартлар тудырачак.

Amanah Capital Group Limited компаниясе Казанда үз вәкиллеген ачу турындагы карар кабул итте. Вәкиллек Аджай Наир җитәкчелеге астында эшлиячәк. Әлеге карар Татарстан Репсубликасының һәм Россиянең инвестицион мөмкинлекләрен тагын да тирәнрәк өйрәнү максаты белән кабул ителде.

Компаниянең Казан вәкиллеге ACGLның халыкара бизнес буенча вице-президенты Камарул Замри карамагы астында булачак дип көтелә.


11
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Инвестицион комиссия утырышы узды. Утырышта коммерцияле банклар, консалтинг, лизинг, инвестицион компанияләр һәм фондлар, дәүләт һәм муниципаль органнар идарәләре вәкилләре катнашты.  

Инвестицион комиссиянең төп максаты – Татарстан Республикасы җирлегендә реализацияләүгә планнаштырылган инвестицион проектларны тикшерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International