Бүген ТР инвестицион үсеш агентлыгында "J’son&Partners Consulting" телекоммуникация, югары технологияләр, ИТ һәм медиа өлкәсендәге консалтинг компаниясе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР үсеш корпорациясенең генераль директоры Булат Гаянов, "J’son&Partners Consulting" генераль директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Плигин, башкарма директоры Сергей Шавкунов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Philips компаниясе вәкилләре белән очрашты
Очрашуда Агентлык җитәкчесе Линар Якупов, аның беренче урынбасары Роберт Галиуллин, ТР үсеш корпорациясенең генераль директоры Булат Гаянов, Philips компаниясенең Россия, Белоруссия һәм Урта Азия өлкәләрендә бизнес үстерү һәм дәүләт структуралары белән элемтә тоту бүлеге директоры Елена Сябренко, Урта округ буенча Philips – сәламәтлекне саклау бүлеге директоры Юрий Федюк, компаниянең Казандагы офисы җитәкчесе Наиль Зарипов, Казандагы Philips – сәламәтлекне саклау бүлеге җитәкчесе Марат Абдрахманов катнашты.
Бүген ТР инвестицион үсеш агентлыгында Kronos Energy Solutions америка компаниясе белән очрашу узды. Очрашуда ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР үсеш корпорациясенең генераль директоры Бувлат Гаянов, Kronos Energy Solutions компаниясе президенты Джон Богенсбергер һәм вице-президенты Лиза Богенсбергер катнашты.
Очрашу барышында кунакларга Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы, яңа инвестицион мәйдан – “СМАРТ Сити Казан” презентацияләнде.
Radiance Hospitality Group Сингапур компаниясе “Смарт Сити Казан” территориясендә кунакханә менеджменты һәм кунакчыллык университеты ачырга планлаштыра. Бу хакта бүген сүз компания генераль директоры Йи Пох Леонг белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов очрашуында алып барылды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика төзелеш, архитектуры һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты.
Бүгенге көндә әлеге проектка керткән шәхси инвестицияләрнең күләме 1 млрд сум тәшкил итә. Бүген ТР Министрлар кабинетында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм Индонезияга ясалган визит нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды.
Брифингта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм ТР Сәүдә һәм сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.
30 апрель -2 майда Татарстан Республикасы делегациясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә визит кылды.
Дөньяның иң алдынгы инвестицион үсеш агентлыклары һәм инвестицияләр буенча экспертлар 2-3 майда Истамбулда очраштылар. Очрашуның төп максаты – туры чит ил инвестицияләрне жәлеп итүдә тәҗрибә белән уртаклашу. “Европада һәм Урта Азиядә туры чит ил инвестицияләргә хезмәттәшлек күрсәтү” конференциясе Бөтендөнья банкының инвестицион климат департаменты һәм Инвестицион үсеш агентлыклары Халыкара ассоцияциясенең (WAIPA) вице-президенты - Төркиянең инвестицияләр җәлеп итү агентлыгы тарафыннан оештырылды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Россиядә инвестицияцияләр җәлеп итү буенча лидер булып тора һәм Инвестицион үсеш агентлыклары Халыкара ассоцияциясенең (WAIPA) Көнчыгыш Европа буенча директоры статусына ия. Агентлык конференциядә актив катнашты һәм үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Бүген Дубайда Татарстан делегациясе Thomson Reuters компаниясе белән очрашты. Очрашу барышында мәгълүмат өлкәсендәге хезмәттәшлек турында сүз барды.
Очрашу Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында узды. Президент Рөстәм Миңнеханов Thomson Reuters компаниясенә интервью бирде.
Thomson Reuters компаниясенең Дубайдагы вәкиллегендә Рөстәм Миңнеханов катнашында хезмәттәшлек турындагы килешмәгә кул куелды. Килешмәдә искәртүенчә, әлеге халыкара информацион агентлык «СМАРТ Сити Казан» проектының информацион партнеры статусын алачак, “акыллы” шәһәрчек территориясендә үз вәкиллеген ачачак. Документка Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Thomson Reuters компаниясенең башкарма директоры Басил Мофтах кул куйдылар.
Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында Шарджа әмирлегенең коммерция һәм туризм үсеше комитеты (Sharjah Commerce and Tourism Development Authority) белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республиксының инвестицион үсеш агентлыгы ягыннан җитәкче Линар Якупов катнашты.
Шарджа әмирлегенең коммерция һәм туризм үсеше комитеты вәкилләре форумда китерелгән Татарстан Республикасы күргәзмәсе белән танышып уздылар. Моннан тыш, рәсми старты 1 майда үткән “СМАРТ Сити Казан” проектына кызыксынуларын белдерделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визиты кысаларында Дубай- DuBiotech иң эре сәнәгать паркында булды. Бу биомедицина өлкәсендәге дөньядагы беренче махсус икътисадый зона - Dubai Biotechnology and Research Park. Проектның инвесторы һәм идарәче компаниясе – TECOM Investments компаниясе.
2007 елда лаборатор комплекс төзелә башлады, 2010 елда ул эксплуатациягә тапшырылды. Шул ук вакытта офис-склад комплексларын төзү дә тәмамланды. Әлеге вакытта DuBiotech территориясендә 600 кв. м мәйданлы биек биналар – паркның штаб-квартирасы төзелеше алып барыла.
Комплекс территориясендә 95 резидент урнашкан, алар арасында Pfizer, Amgen, Merck Serono, Genzyme, Bristol-Myers, Squibb Firmenich кебек һәм башка эре халыкара компанияләр бар, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре дә эшли. DuBiotech резидентлары эшчәнлегенең төп юнәлеше – фәнни тикшеренүләр, югары технологияле продукция җитештерү һәм җайланмаларга анализ һәм тестлар үткәрү, медицина җиһазларын сату һәм маркетинглау, аларның күргәзмәләрен оештыру, төргәкләү һәм логистик хезмәт күрсәтүләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Солтан Бин Сәййед Әл-Мансури белән очрашты. Очрашу Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында узды.
БГӘ икътисад министры Солтан Бин Сәййед Әл-Мансури бүген БГӘ белән Россия Федерациясе регионы Татарстан Республикасы арасында җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнашуга чын күңелдән шатлануын белдерде. Ул шулай ук «СМАРТ Сити Казан» инновацион проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек итү белән кызыксынганын әйтте. Аерым алганда, икътисад министры Берләшкән Гарәп Әмирлекләре компанияләре әлеге проектның потенциаль инвесторлары була алуын искәртте.