Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында «Medical Valley» Германия компаниясе белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов, ТР ның Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин катнаштылар.
«Medical Valley» вәкилләренә Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын, «СМАРТ Сити Казан» яңа инвестицион мәйданын һәм алдагы проектның видеоролигын презентацияләгәннәр.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында ТР Инвестицион комиссиясе берьюлы ТРның Дрожжан районы күрсәткән өч проекттны караганнар: керамик кирпич җитештерү буенча завод проекты, сөт продукциясен җитештерүче заводын реконструкцияләү һәм модернизацияләү, шулай ук ит эшкәртү предприятиясен реконструкцияләү һәм ачу.
Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, җитәкченең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Инвестицион проектларны экспертизалау бүлегенең башлыгы Гузәл Муллаярова катнаштылар. Дрожжан районы исеменнән район башлыгы Александр Шадриков, Авыл хуҗалыгын җитештерү, финанслар һәм икътисад үсеш комитетының җитәкче урынбасары Ильмир Измайлов, инновация һәм инвестицияләр буенча район башлыгының киңәшчесе Лилия Дәутова, инвестицияләр һәм икътисад буенча башлыгының киңәшчесе Дмитрий Клементов, проектларны комиссиягә чыгаручыларының вәкилләре килделәр.
Утырыш барышында проектларны фикер алышуга чыгаручылар бирелгән инвестицион проектларның максатлары һәм сәбәпләре, планлаштырылган сату һәм җитештерү күләмнәре, төп сатып алучылар, сату мөмкинлекләре, инвестицияләр күләме, проектны тормышка ашыру өчен кирәк булган активлар, финанслар һәм икътисадны күрсәтүче саннар һәм проектларның социаль-икътисади эффективлыгы турында сөйләгәннәр.
Бүген ТР инвестицион үсеш агентлыгында Highvill Kazakhstan Көнчыгыш Корея инвестицион-төзелеш компаниясе белән очрашу узды.
Очрашу барышында компания вәкилләренә “СМАРТ Сити Казан” проекты, республиканың инвестицион потенциалы презентацияләнде.
Казанда тимер юл вокзалы һәм аэропорт арасында өзлексез интермодаль элемтә ачуының мөһимлеген Татарстан Респубикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ассызыклады.
“Казан Россиядә интермодаль элемтә белән эш итүче дүртенче шәһәр булып тора”, - дип Казанда аэроэкспрессның рәтенә җибәрү белән Татарстан Респубикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов аңлатма бирде. – “Проектның дәүләт инвестицияләре инвесторга кирәк булган инфраструктура булдыруда ярдәм итүенең әзерлеген күрсәтә. Казанда интермодаль элемтә ачышы республиканың яңа инвестицион мәйданы – “Смарт Сити Казан”ны тормышка ашыру белэн бергә аеруча мөһим булып тора. Интермодаль ташулар маршруты “акыллы” шәһәр территориясе аша үтә, шуңа күрә һәр пассажир «СМАРТ Сити Казань» төзелешенең этапларын күзәтә алачак.
Кунакханәнең бөтен номерлар мәйданы – 11500 кв.м., 157 номер 4 категориясендә – “бизнес”, “делюкс”, “люкс” (мәйданы 27 дән 50 кв.м. га кадәр) һәм бер президент номеры (83 кв.м.), 50 машина сыерлык җир асты паркингы да бар.
“Казанда халыкара кунакханә бренды барлыкка килүе шәһәр өчен яңа мөмкинлекләр ача”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов «Ramada Kazan City Center» ның ачуын билгеләгән. – “Халыкара бренд кунакханәсе үзенең белән бергә клиентлар базасын алып килә һәм шәһәрне, республиканы алга таба күчерә. Кунакханәдә номерлар алганда, базада Казан шәһәре дә килеп чыгачак һәм бу Казан, Татарстан өчен бик зур өстенлек, яңа халыкара уенчылар барлыкка килү өчен мөһим катализатор булып тора”.
Агентлык республиканың 8 приоритетлы булган индустрия өлкәләрен үстерү өстендә эшли. Алар арасында: химия һәм нефтехимия, машина төзелеше һәм машина детальләрен җитештерү, информацион технологияләр һәм телекоммуникацияләр, төзелеш, төзелеш материалларын һәм җихаз булдыру, медицина һәм фармацевтика, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, хәләл-индустрия, хезмәт күрсәтү һәм туризм.
Бүген ТР инвестицион үсеш агентлыгында ТР үсеш корпорациясе һәм Kronos Energy Solutions Америка компаниясе арасында үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куелды.
Килешүгә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Kronos Energy Solutions компаниясе вице-президенты Лиза Богенсбергер, «СМАРТ Сити Казан» партнеры - Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) компаниясе шаһит булдылар.
Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) компаниясе – «СМАРТ Сити Казан» проектының партнеры Казанга визит белән килде.
Бүген Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) компаниясе вәкилләре ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, аның беренче урынбасары Роберт Галиуллин һәм ТР үсеш корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов белщн очрашты.
Бүген “Мираж” кунакханәсендә “Шәһәр киләчәге” бизнес-форумы үз эшен башлап җибәрде. Форум ТР икътисад министрлыгы ярдәмендә “Деловой квартал” журналы тарафыннан оештырылды. Хөкүмәт һәм бизнес вәкилләре “Казанга нинди технополислар кирәк” дигән сорау буенча фикер алышачаклар.
Форум кысаларында уза торган панель дискуссиясендә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов технопарклар турында чыгыш ясыячак. Дискуссия барышында катнашучылар бизнес-мәйданнарының эффективлыгы турында, алар җирлегендә эшли торган компанияләр, льготалар һәм инновацияләр турында сүз алып барачаклар.
Яр Чаллы шәһәрендә Эшмәкәрләр җыелышы узды. Җыелышны ТР икътисад министрлыгы, ГАУ «Бизнес-инкубатор» һәм Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты оештырды.
Җыелышта ТР инвестиөион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Яр Чаллы шәһәре мэры Васил Шайхразиев, аның урынбасары Флера Андреева, Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәд Латыпов һәм башкалар катнашты.
ИТ-парктта җыелыш барышында Яр Чаллы бизнес-инкубаторлары резидентлары, франшизалар һәм эшмәкәрлеккә ярдәм инфраструктурасы күргәзмәсе узды.