Бүген Казанда «Халәл» индустриясе өлкәсендә инвестицион мөмкинлекләр» темасына багышланган Эшлекле очрашу узды. Чараны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, «Халәл» индустриясенең милли ассоциациясе» - Коммерцияле булмаган партнерлык - һәм Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте каршындагы «Халәл» стандарты буенча комитет әзерләде.
Очрашуда «халәл» продукциясен җитештерә торган эре предприятияләр, инвестицион һәм финанс компанияләр, «халәл» индустриясе өлкәсендә инфраструктура һәм логистика тәэмин итә торган организацияләр җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында «Philips-Optogan» компаниясе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе директоры Булат Гаянов, «Иннополис» проекты җитәкчесе Антон Грачев, «Philips-Optogan» компаниясенең генераль директоры Андре Рихтер һәм коммерцияле директоры Дмитрий Чежин катнашты.
Очрашу барышында Агентлык җитәкчелеге «Philips» компаниясе вәкилләренә республиканың инвестицион сәясәте, инвестицияләү өчен төп юнәлешләре, булдырылган һәм киләчәкттә реализацияләүгә планнаштырылган инвестицион инфраструктурасы турында сөйләп уздылар.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында «МАГНА Интернэшнл» (Канада) компаниясенең «МАГНА КОСМА Интернэшнл» бүлекчәсе җитәкчеләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, аның беренче урынбасары Роберт Галиуллин, компаниянең Европадагы башкаручы вице-президенты Томас Мейчснер, финанслар буенча вице-президент Кристиан Рохрингер, бизнес үсеше буенча вице-президент Роланд Преттнер катнашты. Киңәшмәдә күтәрелгән төп сорауларның берсе - әлеге компания проектларының Россия Федерациясе җирлегендә реализацияләнүе.
Татарстан Республикасы делегациясе Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Согуд Гарәбстанына эш сәфәрен кылды. Делегация вәкилләре арасында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, «Ак Барс Банк»ы идарә рәисе Роберт Миңнегалиев бар.
Визит барышында Татарстан делегациясе әгъзалары Мәккәдә кече хаҗ - умра кылдылар. Моннан тыш, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни белән очрашты. Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни искәртүенчә, Татарстан авыл хуҗалыгы үз илләренә азык-төлек китерергә теләүче Согуд Гарәбстаны эшмәкәрләренә инвестиция ягыннан кызыклы була ала.
Бүген ФГУП «Россия Почтасы» вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Җитакчесе Линар Якупов һәм аның Беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе директоры Булат Гаянов, ФГУП «Россия Почтасы»ның Автоматизацияләштерелгән сортировка үзәгенең Проектлы департаменты директоры Динара Жиганшина, ФГУП «Россия Почтасы» филиалы - УФПС «Татарстан почтасы» директорының урынбасары Резеда Сабирова, “Казан” халыкара аэропортының Коммерцияле директоры Артур Насрутдинов, ТР Информатизация һәм элемтә министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан җирлегендә ФГУП «Россия Почтасы»ның Автоматизацияләштерелгән сортировка үзәген төзү соравы турында сүз барды. Күтәрелгән төп сорауларның берсе - яңа проектны реализацияләштерү өчен җир участогын сайлау мәсьәләсе.
Бүген Россия Федерациясендә Вьетнам Социалистик Республикасының илчелеге вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда Вьетнам Социалистик Республикасының Россиягә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Фам Суан Шон, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Җитакчесе Линар Якупов һәм Вьетнам Социалистик Республикасы илчелегенең башка вәкилләре катнашты.
Татарстан һәм Вьетнам арасындагы элемтә күпъеллы хезмәттәшлеккә нигезләнә. “Хезмәттәшлегебезне алдагы көндә тагын да ныгыту өчен илләребезнең потенциалын эффектив рәвештә кулланырга тиешбез. Без Вьетнам эшмәкәрләрен һәм инвесторларын сезнең республикагыз белән хезмәттәшлек итәргә чакырабыз. Үз чиратыбызда, Вьетнам җирлегендә эшләрен үстерергә теләгән Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтергә әзербез, ” – дип белдерде Фам Суан Шон.
22-23 ноябрьдә Беренче халыкара Казан яшьләр эшлекле форумы оргкомитетының координацион киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Җитакчесе Линар Якупов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшь эшмәкәрләр челтәре (ICYEN) һәм “Диалог һәм хезмәттәшлек өчен” Ислам конференциясе Яшьләр форумы (ICYF-DC) вәкилләре белән очрашты. Киңәшмәдә РМОО “Студентлар Лигасы” Президенты Тимур Сөләйманов, ICYF-DC секретариаты директоры Эльмаддин Мехдиев, ICYENның Башкарма директоры Эргин Беджерен, ICYENның Татарстан бизнес-партнерлары өчен Координацион группа җитәкчесе Фахратдин Алиев һәм башкалар катнашты.
2012 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Минзәлә районында “Инвестицион потенциал һәм Татарстан Республикасында җиһаз җитештерү өлкәсен үстерү” темасына багышланган киңәшмә уздырачак.
Регистрация сәгать 8.30дан алып 9.30га кадәр Минзәлә шәһәре, Бурмистров урамы, 3 йорт, «Яшьлек» («Юность») район мәдәният йорты бинасында узачак.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка “Смарт Сити Казан” шәһәр-иярчен төзү проектының эшләнеп беткән концепциясен тәкъдир иттеләр. Презентация Татарстан делегациясенең VII Россия-Сингапур бизнес-форумында эшләү кысаларында St.Regis Singapore (Сингапур) кунакханәсендә үтте.
Проект ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Малазия консорциумы - AMANAH CapitalGroup, Straits Consulting Engineers, AJM Planing and Urban Design Group компанияләре белән бергә эшләнгән.
Проект ТР Президенты җитәкчелегендә тормышка ашырыла, күзәтүче орган – ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, проект операторы – махсус ясалган “ТР үсеш корпорациясе” ААҖ.
“Смарт Сити Казан” генераль планы концепциясе белән AJM Planing and Urban Design Group идарә итүче директоры Норлиза Хашим чыгыш ясады. Ул проектның яхшы урынга ия булуын билгеләде. Проектны эшләүчеләр “Смарт Сити Казан” халыкара классының заманча инфраструктурасы халыкара, Россия һәм Татарстанның эре компанияләрен җәлеп итәр, дип ышаналар. “Смарт Сити Казан” проекты яңа бизнес-мәйданчык, шулай ук халыкара эре күргәзмәләр һәм конференцияләр үзәге булачак.
11 июль көне Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Лизинг-грант программасында катнашу мөмкинлегенә багышланган киңәшмә узачак. Киңәшмәдә конкурста катнашу шартлары билгеләнеп үтәчәк.
Чара Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы конференц-залында үткәреләчәк (Петербург ур., 50 йорт).