Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов республиканың эшмәкәрләре белән очрашты. Диалог барышында Агентлык җитәкчесе 2012 елда эшлиячәк кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү программалары турында сөйләп узды. Бу программалар турында мәгълүмат түбәндәге сайтларда урнаштырылган: tida.tatarstan.ru сайтының “Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү программалары 2012” бүлегендә, biz.tatarstan.ru сайтының “Программы государственной поддержки предпринимательства” бүлегендә.
2012 елның 2 июленнән 6 июленә кадәр Казан шәһәрендә «Икътисад, сәүдә сәясәте һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасы хокукы» темасына багышланган квалификация үстерү курслары узачак.
Үткәрелү вакыты: 2-6 июль, 2012.
Үткәрелү урыны: Казан шәһәре, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КНИТУ) (Казан, Попова ур, 10 йорт, 2 этаж, 211 аудитория).
2012 елның 31 маеннан 1 июненә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә «Икътисад, сәүдә сәясәте һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасы хокукы» темасына багышланган квалификация үстерү курслары узачак.
Үткәрелү вакыты: 31 май-1 июнь, сәгать 10.00 алып 14.20 кадәр.
Үткәрелү урыны: Ярчаллы шәһәре Бизнес-инкубаторы (Новый Город, бульвар Энтузиастов, д.3/08).
26 – 27 майда Эшмәкәрләр көненә багышланган IV Веломарафон үтте. 30дан артык Казан шәһәре кече һәм урта эшмәкәрлек оешмаларының җитәкчеләре «Алексеевск - Базарлы Матак - Болгар» маршруты буенча үтү максаты белән бергә җыелды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов чарада актив катнашты: Әлки районының Каргополь авылыннан Базарлы Матакка кадәр 14 км юл үтте. Марафон тәмамланганнан соң Линар Якупов оештыручыларга рәхмәтен белдерде һәм барлык эшмәкәрләрне профессиональ бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов «Милли эшмәкәрлек инициативасы. Хөкүмәт өчен Бизнес-KPI» VIII Милли бизнес-форумда катнашты. Чара Россия Федерациясе хөкүмәте булышлыгында узды. Форумның оештыручысы – «Деловая Россия» Бөтенрәсәй иҗтимагый оешмасы һәм Яңа проектларны этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ). Форумда Министрлар кабинеты, РФ Президенты администрациясе, Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы вәкилләре, Россия һәи чит ил ширкатьләре, бизнес-берләшмәләре һәм союзлары, кече һәм урта бизнес оешмалары җитәкчеләре, танылган политологлар һәм журналистлар катнашты.
Бүген Казанның “Баскет-холл” сараенда Химиклар көне уңаеннан тантана оештырылды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башка дәүләт эшлекләре, министрлык җитәкчеләре, химия сәнәгате предприятиеләре башлыклары, химия фәне юнәлешендәге югары уку йортлары студентлары катнашты.
Күргәзмә 19-21 май көннәрендә KAZANSUMMIT–2012 IV Халыкара саммиты кысаларында үтте.
Чараның төп максаты – халыкны үзебездә һәм чит илләрдә җитештерелә торган сыйфатлы хәләл ризык белән таныштыру. Халыкка әлеге продуктларның хәләл икәнен генә түгел, ә экологик таләпләргә туры килә торган, сәламәтлек өчен файдалы азык-төлек икәнлеген аңлату да төп бурычларның берсе булып тора. Хәләл дигәндә ашау продуктларын гына түгел, ә финанс, медицина, туристик хезмәтләрне дә күз уңында тотарга кирәк.
Бүген KAZANSUMMIT 2012: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) илләренең икътисади багланышларына багышланган саммит үз эшен тәмамлады. Әлеге халыкара чара 1000нән артык кунакны Татарстан башкаласы-Казан шәһәрендә бергә җыйды. Халыкара инвесторларның, Россия һәм чит илләрнең хакимият вәкилләренең, финанс структуралары җитәкчеләре, эшмәкәрләр, эшлекле элитаның, Россиядән, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, БДБ, Ауропа, Азия илләреннән экспертлар һәм галимнәрнең KAZANSUMMIT мәйданына дүртенче ел рәттән җыелуы. Алар – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 30 дан артык иле, БДБ, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Якын Көнчыгыш илләре, Россия төбәкләре вәкилләре.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицон үсеш агентлыгы вәкилләре Агентлык җитәкчесе Линар Якупов башлыгында “Panasonic Rus” компаниясенең вице-президенты Масато Накамуро белән очраштылар.
Масато Накамуро искәртүенчә, япон компаниясе Татарстан Респбуликасы территориясендә үз бизнесын үстерергә планнаштыра. Компания 2010 елның апрелендә Казан шәһәрендә Pass-Premium Panasonic классындагы Сервис Центрына нигез салган иде.
Иран Ислам Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасына ясаган сәфәре кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Иран Тышкы эшләр министрлыгының төбәк мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Мөхәммәт Реза Мөршидзадә белән очрашты.
Очрашу барышында Линар Якупов республиканың инвестицион потенциалы турында сөйләп узды. Агентлык җитәкчесе Татарстан икътисады үсешенең приоритетлы булган өлкәләрен презентацияләүгә аеруча зур игътибар бирде.