Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Линар Якупов җитәкчелегендә Юграның эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фондының генераль директоры Ольга Сидорова һәм Югары технологияләр технопаркы директоры Юрий Реутов белән очраштылар. Ханты-Мансийск автоном округы делегациясенең Татарстан Республикасына килү максаты - тәҗрибә алмашу.
Очрашу барышында Ханты-Мансийскта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы мисалында аналогик дәүләт структурасын һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү инфраструктурасын булдыру мәсьәләре турында сүз алып бардылар.
Бүген Татарстан республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Агентлык җитәкчесе Линар Якупов КОРАЙ төрек компаниясенең җитәкчелеге белән очрашты.
«Корай Иншаат А.Ш.» Төркия төзелеш компаниясенең генераль директоры һәм директорлар советы әгъзасы Шамиль Чапар сүзләренә караганда, КОРАЙ компаниясе Татарстанны бизнес алып бару өчен Мәскәүдән кала иң приоритетлы мәйдан итеп күрә. Очрашу барышында компания вәкилләре инвестицияләү һәм проектлар девелопментында кызыксынулары турында сөйләп уздылар.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә «Rockwool» заводының ачу тантанасында катнашты. Тантана Россия икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина, Даниянең Сәүдә һәм инвестицияләр министры Пиа Олсен Дюр, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында узды.
Алабугада ачылган «Rockwool» заводы бөтен дөнья буйлап эшләп килгән 27 производсто арасыннан иң зуры булачак.
2012 елның 2 апреленнән алып 13 апреленә кадәр «Икътисад, сәүдә сәясәте һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасы хокукы» темасына багышланган квалификация үстерү курслары утәчәк (40 сәгать).
Үткәрелү вакыты: 2012 елның 2 апреленнән 13 апреленә кадәр, эш көннәре, 14.00 алып 18.00 кадәр.
Үткәрелү урыны: Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) (Казан шәһәре, Попова урамы, 10 йорт, 2 этаж, 211 аудитория).
Курсларда катнашу мөмкинлеге эшмәкәрләр өчен түләүсез.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Санкт-Петербург шәһәренең бизнес җәмгыятьчелеге белән очрашты. «Санкт – Петербург – Россия төбәкләре» мәгълүмати-эшлекле миссиясе министрлыклар, дәүләт органнары, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм иҗтимагый оешма вәкилләрен түгәрәк өстәл артына җыйды. Форумның максаты – төрле төбәкләр оешмалары арасындагы икътисади элемтәләрне ныгыту, потенциаль партнерлар табу, уртак оешмалар төзү. Очрашуда Санкт-Петербургның кече һәм урта эшмәкәрләре торак-коммуналь хуҗалык, кече һәм эре энергетика, шәһәр төзү, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге инновацион проектларын презентацияләделәр.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы иң уңышлы эшмәкәрләрне «Бизнес успех 2012» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра. Әлеге бәйге «Опора России» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Россия Федерациясенең икътисади үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, ААҖ «Россиянең кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү банкы», «Опора-Кредит» Медиахолдингы тарафыннан оештырыла.
Конкурста катнашу мөмкинлеге түләүсез.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Линар Якупов җитәкчелегендә Куала-Лумпур (Малайзия) һәм Джакарта (Индонезия) шәһәрләренә эш сәфәрен кылалар. Сәфәрнең максаты – Татарстан республикасының инвестицион потенциалын, экспорт өчен җитештерелгән кече һәм урта эшмәкәрлек продукциясен презентацияләү, эшмәкәрлекне үстерүдәге тәҗрибә белән уртаклашу.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республика шәһәрләре һәм районнарының башкарма комитет башлыклары һәм эшмәкәрләре белән Саба муниципаль районында киңәшмә уздырды. Киңәшмә «Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә сәнәгать мәйданнарын булдыру системасын алга таба үстерү» темасына багышланган иде.
Җыелышта дәүләт органнары, эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү ифраструктурасы оешмалары, иҗтимагый берләшмә вәкилләре һәм эшкуарлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге видеоконференция элемтәсе режимында республиканың муниципаль берәмлекләре гражданнарын видео кабул итү уздырды. Видео кабул итү барышында каралган сорауларга җаваплар Агентлыкның сайтына урнаштырылды: http://tida.tatarstan.ru/tat/info.php?id=39020.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 386 млрд сум тәшкил итеп, 2010 елга караганда, 8 процентка үскән. Гомумән алганда, 2011 елда республика икътисадына 800 млн доллардан артык чит ил инвестициясе килгән. “Шулай да әлегә бу күрсәткеч белән канәгатьләнә алмыйбыз, чынлыкта потенциал тагын да күбрәк”, -ди Премьер-министр Илдар Халиков. Ул бу хакта бүген “KAZANINVEST 2012” дигән Халыкара инвестиция форумы ачылышында белдерде.
Тәүге тапкыр узучы чараны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы Инвестицияләр җәлеп итү буенча агентлыкларның халыкара ассоциациясе (WAIPA) белән берлектә оештырган. Төбәкләрнең инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрү, туры чит ил инвестицияләрен алуда көндәшлек, туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү һәм төбәк потенциалын нәтиҗәле файдалану өчен кирәкле шартлар, кече һәм урта бизнес өчен мәйданнар төзүнең уңышлы тәҗрибәсе –формуга фикер алышу өчен чыгарылган төп темалар әнә шулар.